Спектакльгә күрше авылдан да килделәр
Театраль фестиваль кысаларында Калмия авылы мәдәният йортында Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә» әсәре сәхнәләштерелде. Дин, әхлак, намус темаларын күтәреп чыккан, тирән мәгънәле әлеге әсәрне карарга халык күп килгән иде. Күрше Боерган авылында яшәүчеләр дә күп килде.
Спектакльнең режиссеры Чулпан Габидуллина, үзешчән артистларыбыз – мәктәп укытучылары һәм авылдашларыбыз Рәмзия Харрасова, Гөлназ Фәрхетдинова, Марат Вәлиев, Заһир Хаҗиев рольләрне тамашачы йөрәгенә үтеп керердәй итеп уйнадылар. Спектакльгә барабыз да бик ныклап әзерләндек, эштән соң ничә тапкырлар җыелышып булачак тамашага әзерләндек. Заһир Хаҗиев репетициягә дип һәр көнне Чаллыдан кайтып йөрде. Алга таба да шулай тату булып эшләргә, тагын бик спектакльләр белән авылдашларны куандырырга язсын иде.
Ләйсирә Сәхибҗанова, мәдәният йорты директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев