Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль ярдәм Тукай районында кемнәргә бирелә?

«Дәүләттән социаль ярдәм алуга кемнәр дәгъва итә ала? Шул турыда аңлатып язмассызмы икән?» Сорауга район Социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова җавап бирә: «Социаль ярдәм ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 2 сентябрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасында дәүләттән социаль ярдәм күрсәтү турында, шул исәптән социаль контракт нигезендә» дип аталган 635нче карары...

«Дәүләттән социаль ярдәм алуга кемнәр дәгъва итә ала? Шул турыда аңлатып язмассызмы икән?»

Сорауга район Социаль яклау бүлеге башлыгы Гөлнара Шәфыйкова җавап бирә:

«Социаль ярдәм ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 2 сентябрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасында дәүләттән социаль ярдәм күрсәтү турында, шул исәптән социаль контракт нигезендә» дип аталган 635нче карары кысаларында бирелә. Ярдәмгә республикада төрле социаль-демографик төркемнәр өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән кимрәк керем алучы гаиләләр һәм ялгыз яшәүчеләр дәгъва итә ала. Шулай ук тормышта авыр хәлдә калган гражданнар - үзләре яки хатыны, ире, әти-әнисе, баласы авыр чиргә юлыгучылар түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча программага кермәгән һәм кыйммәтле дарулар сатып алырга яки дәвалауны түләргә кирәк булган очракта әлеге ярдәмне сорый ала. Янгын, су басу яки башка табигать бәла-казасыннан зур зыян күргәндә, операциядән соң һәм кеше үзе генә мөстәкыйль рәвештә җиңеп чыга алмаган башка шундый очракларда социаль ярдәм күрсәтелә. Мондый ярдәм елга бер мәртәбә бирелә. Шул исәптән социаль контракт нигезендә дә түләнә.

Азкеремле гаилә өчен яшәү минимумы күләме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумын гаиләдәгеләр санына бүлеп исәпләнә.

Дәүләттән бирелә торган социаль ярдәм суммасы гаиләнең кеременнән һәм килгән зыяннан чыгып исәпләнә. Табигать бәла-казасы, янгын, су басу һәм башка шундый гадәттән тыш хәлләрдә милекләренең бер өлешен югалтучыларга дәүләт ярдәме 15 мең сумнан артмый, милек тулысынча юкка чыкканда 30 мең сум акча түләнә.

Социаль контракт нигезендәге дәүләт ярдәме, социаль адаптация программасының эчтәлегенә бәйле рәвештә, өч айдан бер елга кадәр вакытка билгеләнә. Контракт чорында бирелә торган айлык социаль пособиенең күләме гариза биргән көнгә яшәү минимумы күләме һәм азкеремле гаиләнең яисә ялгыз яшәүче гражданинның тулы кеременнән чыгып исәпләнә.

Дәүләт ярдәме, шул исәптән социаль контракт нигезендә бирелә торганы да, социаль яклау бүлеге карары белән билгеләнә. Ул акчалата яки ярдәм формасында бирелә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев