Социаль хезмәт түләүле һәм түләүсез башкарыла
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге олы яшьтәгеләргә, авыруларга, җәрәхәт алганнарга, инвалидларга, үз-үзләрен карау, мөстәкыйль рәвештә йөрү, төп ихтыяҗларын тәэмин итү мөмкинлеген яки сәләтен өлешчә югалткан гражданнарга, шулай ук социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылганнарга хезмәт күрсәтә. Хәзерге көндә 40 социаль хезмәткәр районда яшәүче 226 ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән...
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге олы яшьтәгеләргә, авыруларга, җәрәхәт алганнарга, инвалидларга, үз-үзләрен карау, мөстәкыйль рәвештә йөрү, төп ихтыяҗларын тәэмин итү мөмкинлеген яки сәләтен өлешчә югалткан гражданнарга, шулай ук социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылганнарга хезмәт күрсәтә. Хәзерге көндә 40 социаль хезмәткәр районда яшәүче 226 ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтә.
Социаль хезмәтләр күрсәтү турындагы мөрәҗәгать бирү белән кирәкле документлар җыелмасын күрсәтү - социаль хезмәтләр күрсәтүгә нигез булып тора. Хезмәтләр түләүсез һәм түләүле нигездә башкарыла. Бушлай хезмәт күрсәтү белән ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар, шулай ук гаиләдә яшәгән һәм гамәлдәге закон нигезендә, шул гаилә әгъзалары тарафыннан тәрбияләнергә тиеш, ләкин, башка сәбәпләр буенча аларга ярдәм итү һәм карауны тәэмин итү мөмкинлекләре булмаган, түбәндәге исемлектәге гражданнар файдалана ала:
- мөрәҗәгать итү вакытына бер кешегә каралган керем күләме ТРда каралган бер кешегә керем күләменә (2016 елда әлеге сумма 9550 сум 50 тиенне тәшкил итә) тиң яки түбәнрәк булган гражданнар;
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары;
- сугышчан хәрәкәтләр инвалидлары;
- тыл хезмәтчәннәре;
Чернобль атом-электр станциясендә, 1957 елда «Маяк» җитештерү берләшмәсендә булган һәлакәтлар һәм Теча елгасына ташланылган радиоактив калдыклар аркасында радиация нурланышларына дучар булган гражданнар.
Олы яшьтә булу яки сәламәтлегегез какшау сәбәпле тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмыйсыз икән яки башка җирдән даими тәрбияләүгә мохтаҗ булган кешеләр турында мәгълүматка ия булсагыз, сезгә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Тукай районындагы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Социаль яклау бүлегенең адресы: Яр Чаллы шәһәре, Есенин тыкрыгы, 1нче йорт (ГЭС бистәсе 8/3А). Телефоннар: 70-00-57, 70-13-41. Шулай ук «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз. Телефоннар: 30-91-42; 70-35-09; 70-11-82.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев