Сосновый Бор поселогы каратистлары Евразия Кубогында җиңүчеләр
Яңалыклар

Сосновый Бор поселогы каратистлары Евразия Кубогында җиңүчеләр

Тренер Илназ Абдулвәлиев шәкертләре югары әзерлек күрсәттеләр һәм 5 медаль яуладылар.

Сосновый Бор поселогы (Тукай районы, Татарстан Республикасы) спортчылары дәрәҗәле халыкара ярышларда — Салават шәһәрендә узган XI Евразия Кубогында уңышлы чыгыш ясадылар. Тренер Илназ Абдулвәлиев шәкертләре югары әзерлек, сыгылмаслык ихтыяр күрсәттеләр һәм биш медаль яуладылар.

 


Нет комментариев