Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораштыру

Районыбыз сулышын алып килүче “Якты юл”(Светлый путь) газетасы хакында якташларыбыз фикерләре

Фәрхәт Әхәтов, Суровка авылы:
- Күп еллар буе «Якты юл» газетасын рәхәтләнеп укыйм. Элек шәһәрдә яшәдек, пенсиягә чыккач, гаиләсе белән авылга күчендек. Шул вакыттан бирле район газетасы белән аерылышмыйм. Туган районыбыз тормышы белән ничек кызыксынмаска? Газета белән беренче биттән таныша башлыйм, дөресрәге, алдынгыдагы зур фотосурәттән. Мин бар язманы да җентекләп укыйм. Аннан соң тормыш иптәшем  дә һәр санны бик яратып укып бара. Безгә «Якты юл»  ошый.
Фазыл Кәлимуллин, Яңа Бүләк авылы:
-Минем әти-әнием газетага язылалар. Үзем шәһәрдә эшлим, әмма ял көннәрендә авылда  булышам. Печән әзерләү дә, яшелчәләр утырту да, урып-җыю да. Менә ял көннәрендә бәрәңге казачакбыз. Күпләр газета ала. Әгәр миңа берәр нәрсә сатып алырга яки сатарга кирәк икән, мин сезнең газета аша гына мөрәҗәгать итәм, яхшы эшли. «Якты юл» ул киңәшче дә, тирән эчтәлекле язмаларга да бай.


Рәзинә Саматова, Чаллы:
-Шәһәрдән авылга кайту белән тизрәк «Якты юл» ны кулыма алам. Безнең Калмаш турында берәр язма юк микән, дип кызыксынам. Газетада район тормышы турында күп язалар, бик күп мәгълүмат алам. Газета чыгаручыларга рәхмәт әйтәсем килә, әти-әнием «Якты юл»ны укып күп нәрсәләрне беләбез диләр. Яраталар басманы.

Айрат Хөсәенов, Бәтке авылы:
 -Тукай районы бик зур бит ул, ничек итеп кайда, нәрсә булганын газета журналистлары кайдан белә икән дип уйлыйм кайчакта. Хәбәрләр күп. Район тулы сулыш белән яши, моны бары тик «Якты юл» аша гына беләбез. Газета  бик матур чыга. Элегерәк әнибезне газета аша котлаган идек, шуңа хәзер дә сөенеп йөри.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев