Сокланмый мөмкин түгел
Быелгы 9 Май бәйрәменнән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаеваның тантананы алып бару осталыгына сокланып кайттым. Халык күңеленә үтеп керердәй сүзләрне каян эзләп таба да шуларны шулкадәр йөрәкләрне тетрәндерелек итеп сөйли бит! Аңа карата шул минутларда ук шундый шигъри юллар туды: Чаллының шиңмәс гөле Син, Милләтнең сайрар кошы... Сәхнәләрдә сүз...
Быелгы 9 Май бәйрәменнән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаеваның тантананы алып бару осталыгына сокланып кайттым. Халык күңеленә үтеп керердәй сүзләрне каян эзләп таба да шуларны шулкадәр йөрәкләрне тетрәндерелек итеп сөйли бит! Аңа карата шул минутларда ук шундый шигъри юллар туды:
Чаллының шиңмәс гөле Син,Милләтнең сайрар кошы...Сәхнәләрдә сүз башласаң,Китә җаннарның һушы.Сайра озак, һич тынма Син,Хушландыр күңелләрне!Кунган талларың сынмасын,Күңлеңә таплар кунмасын -Моң булып түгел әле,Гөл булып үрел әле!
Гөлзада ханымның өлкәннәрне һәрчак төрле концертларга чакыруын, иганәчелек белән шөгыльләнүен, яшьләрне олы сәхнәгә мендерүен дә күпләр белә. Ул әле «Якты юл», «Шәһри Чаллы» газеталарының аерылмас дусты да.
Зәбир Хәлимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев