Яңалыклар

Соңгы елларда хаҗга яшьләр күбрәк бара башлаган

Ранис хәзрәт Вахитов сүзләренчә, барлык хаҗиларның яртысын – өлкәннәр, яртысын яшьләр тәшкил итә.

Соңгы елларда хаҗ кылырга яшьләр дә йөри башлаган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов сөйләде.

“2015-2016 елларда өлкән яшьтәге кешеләр күбрәк хаҗ кылса, соңгы елларда яшьләр дә изге сәфәргә чыга башлады. Чагыштырып карасак, барлык хаҗиларның 50 %ын – өлкәннәр, калган яртысын яшьләр тәшкил итә”, - диде Ранис хәзрәт Вахитов.

Ранис хәзрәт сүзләренчә, “яшьләр” категориясенә 18 яшьтән узган хаҗилар керә.

“Быел безнең компания аркылы хаҗга баручыларның иң яшенә – 18, иң өлкәненә 81 яшь иде. 81 яшьлек әби Кукмарадан. Ул киләсе елга да Хаҗга бару теләген белдерде”, - диде Ранис хәзрәт Вахитов. 
 

 

 


Нет комментариев