Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Социаль хезмәткәрләр йөрәк җылысын мохтаҗларга бирә

8 июньдә илебездә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Намуслы һәм олы җанлы хезмәт ияләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан, Тукай районының Кызыл Байрак авылында узган төп Сабантуй тантанасында тармак алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Югары Суыксу авылында яшәүче һәм гомерен мохтаҗларга ярдәм итүгә багышлаган социаль хезмәткәр Гөлназ Борһанова район башлыгы Камил Нәҗмиевның Мактау грамотасына лаек булды.

Тукай районының «Шәфкать» гражданнарга комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Алсу Зыятдинова сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә 42 социаль хезмәткәр һәм тәрбияче-ярдәмче хезмәт куя. Алар үз өсләренә гаять җаваплы һәм игелекле бурыч алган. Агымдагы елның 1 июненә булган мәгълүматлар буенча, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә генә дә 236 кеше исәптә тора һәм аларның һәрберсе белгечләрнең җылы карашы, даими ярдәме белән чорналган.

Бәйрәм уңаеннан, без Мактау грамотасы иясе Гөлназ Борһанова белән элемтәгә кереп, аның башкарган хезмәте һәм хис-тойгылары белән бүлешүен сорадык. Ул әлеге өлкәгә 2020 елның 1 октябрендә килгән. Бүген Югары Суыксу һәм Яңа Мусабай авылларында яшәүче 6 өлкән яшьтәге әби-бабай аның карамагында.

«Өлкәннәр килгәнемне дүрт күзләп көтә»

– Карамагымдагы кадерле кешеләремнең өчесе озак вакытлы тәрбия системасында (СДУ), – дип сөйли Гөлназ Саимовна. – Сәламәтлекләре буенча без аларны һәрдаим тикшереп торырга тиешбез. Көн саен алар янына йөрим: кан басымын, сатурациясен, температураларын үлчим. Ике әби һәм бер бабаем бар. Бер әбием инсульт кичерде, аның янына көненә икешәр тапкыр да киләм, ашарга пешереп, бөтенесен әзерләп калдырам. Калган өч өлкән яшьтәге әби-бабай да зур игътибар таләп итә. Алар белән кибеткә бергә йөрибез. Иренеп торсалар, «хәрәкәттә – бәрәкәт» дип, өйдәге кечкенә эшләрне дә бергәләп эшлибез. Өлкәннәргә күбрәк аралашу җитми. Алар бит игътибарга мохтаҗ, шуңа күрә мине һәрвакыт дүрт күзләп көтеп торалар.

Гаиләбезнең үз бабае

Карап торган кешеләре турында сөйләгәндә, Гөлназ Борһанова Яңа Мусабай авылыннан Миргалим бабай Мөхәммәдиевны аерым җылылык белән искә ала:

– Гаиләм белән аны күптәннән үзебезнең бабай дип йөртәбез. Эшкә кергән вакытымда ук 1940 елгы, 3нче төркем инвалид булган бу япа-ялгыз бабайны үз карамагыма алдым. Бервакыт күзе начар күрә башлады, ашыгыч операция кирәк иде. Бергә йөреп, операция ясаттык. Кызганыч, бер күзен генә саклап кала алдык. Ул мине бик көтә. Әле гаиләм дә: «Әни, бүген Миргалим бабайның мунча көне, үзебезгә алып килик», – дип искә төшереп торалар. Ирем шәпләп мунча да кертә үзен. Гаиләм минем иң ныклы терәгем. Безнең эштә бүтәнчә мөмкин дә түгел. Аларның миңа теләктәшлек белдереп торулары, әллә нинди алтыннан да кыйммәтрәк.

Аннары мин Югары Суыксудан Людмила Ханова һәм Яңа Мусабайдан Фирдания Исламова кебек авыл фельдшерлары белән ныклы элемтәдә эшлим. 

«Аларга шатлык китерә алам икән – бу минем өчен икеләтә куаныч»

Гөлназ Саимовна фикеренчә, өлкәннәрнең хис-тойгыларын аңлау өчен зур түземлек кирәк:

– Өлкәннәрдә сабый акыллары бар. Аларны тыңларга, киңәш бирергә, һәрвакыт сөйләшергә кирәк. Беркайчан да зарланмыйм. Сабантуйда район башлыгы кулыннан олы бүләк алу да бик куанычлы булды, хезмәтебезне күрә беләләр. Коллективыбыз да, җитәкчелегебез дә кеше хәленә керә торган яхшы кешеләр. Әгәр мин өлкәннәргә көн дәвамында кечкенә генә булса да шатлык китерә алам икән, бу минем өчен икеләтә шатлык.

Үз эшләренә җаннарын үк биргән Гөлназ Борһанова кебек хезмәткәрләр булганда, районыбыз өлкәннәренең картлыгы тыныч һәм якты. Социаль хезмәткәрләрнең игелекле куллары, җылы сүзләре һәм зур йөрәкләре һәрвакыт соклануга лаек. Намуслы хезмәте белән олы ихтирам казанган Гөлназ Саимовнаны һәм барлык социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев