Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Сәмәкәй авылы мәктәбендә бүген соңгы кыңгырау чыңлады + Фоторепортаж

Бүген район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңы яңгырады. Унберенче сыйныфны быел районда барлыгы 85 укучы, тугызынчыны 305 бала тәмамлый. Сәмәкәй мәктәбенең тугызынчы сыйныфын быел 4 укучы тәмамлый. Өч егет Рәмзил Фәхретдинов, Алмаз Шәрәфиев, Айдар Вәлиев, бердәнбер кыз Алия Гатауллинаның «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә урыннары түрдә булды. Алар...

Бүген район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңы яңгырады. Унберенче сыйныфны быел районда барлыгы 85 укучы, тугызынчыны 305 бала тәмамлый.

Сәмәкәй мәктәбенең тугызынчы сыйныфын быел 4 укучы тәмамлый. Өч егет Рәмзил Фәхретдинов, Алмаз Шәрәфиев, Айдар Вәлиев, бердәнбер кыз Алия Гатауллинаның «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә урыннары түрдә булды. Алар дулкынлану катыш җылы рәхмәтләрен мәктәп коллективына, әти-әниләренә шигъри юллар, җырлар аша җиткерде. Мәктәп директоры Миргасыйм Галимҗанов олы тормыш юлына аяк басучы яшьләргә аталарча җылы теләк, нәсыйхәтләрен ирештерде. Уку алдынгылары, җәмәгать эшендә актив укучыларга мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары тапшырды. Район җитәкчелегенең тәбрикләүләрен «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева җиткерде. Егет-кызларны «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән котларга башлангыч мәктәптә укыткан, хәреф танырга өйрәткән укытучылары Фәридә Галләмова, Фрида Гыйләҗева да килгән, алар да укучыларына ихлас теләкләрен әйтте. Абый-апаларын тәбрикләргә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә килгән иде.

Сәмәкәй мәктәбе - районның мактаулы, абруйлы уку йорты. Зур булмаган коллектив бер максатка тупланып, үз эшен яратып башкара. Биредә һәр чара бик җылы, ихлас мохиттә үтә. Бу юлы да шулай булды. 30 майда чыгарылыш сыйныф укучылары чираттагы имтиханнарын тапшыра, аннан алда татар теленнән биргәненнән 4-5леләр генә алганнар. Калганнарын да уңышлы тапшырсыннар. Алар алдында олы тормыш юлы. Югалып калмаслар, үз урыннарын табарлар. Уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев