Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сәламәтлекне саклау буенча күчмә мәктәп авылларга чыга

Күптән түгел «Татарстан» совхозы поселогында артериаль кан басымы күтәрелүдән саклану буенча күчмә мәктәп эшләде. Район үзәк больницасы баш табибы урынбасары Елена Исламова һәм табиб-кардиолог Альбина Гыймаева пациентларны дару белән генә түгел, физик күнегүләр ясау, диета тоту, гәүдә авырлыгын контрольдә тоту ярдәмендә кан басымын төшерергә өйрәттеләр, пациентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр....

Күптән түгел «Татарстан» совхозы поселогында артериаль кан басымы күтәрелүдән саклану буенча күчмә мәктәп эшләде. Район үзәк больницасы баш табибы урынбасары Елена Исламова һәм табиб-кардиолог Альбина Гыймаева пациентларны дару белән генә түгел, физик күнегүләр ясау, диета тоту, гәүдә авырлыгын контрольдә тоту ярдәмендә кан басымын төшерергә өйрәттеләр, пациентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Очрашуга поселокта яшәүче 20дән артык кеше килгән иде. Табиблар аларны кан басымын нормада тотучы үлән чәйләре белән сыйлады.

Сәламәтлек мәктәбе эшчәнлеге кысаларында гомуми практика табибы Рәмилә Галиуллина яман шештән саклану турында сөйләде һәм аның беренче билгеләре күренгәндә нишләргә икәнен аңлатты.

20 сентябрьдә мондый очрашу район больницасының актлар залында да узды. Киләсе күчмә мәктәп октябрь аенда Теләнче Тамак авылында үтәр дип планлаштырыла. Очрашулар башка җирлекләрдә дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев