Яңалыклар

Сәламәтлекне кайгыртып

Тукай районының Үзәк хастаханәсенә узган ел хатын-кызларыбызның сәламәтлеген кайгыртып, федераль программа нигезендә «Маммо-4-«МТ» ренгент маммографиясе аппараты кайтарылган иде.

Аны корып, эшләтеп җибәргәнгә шактый вакыт узды. Бүгенге көндә биредә инде 850 гүзәл зат маммография аппараты аша тикшеренү узган. Аппаратта 3500 сүрәт төшерелеп, 5 хатын-кызның сөт бизләрендә яман шешләр табылган, 247 сендә фиброз-киста булуы ачыкланган. Маммография апаратында тикшеренергә күрше районнардан да, Чаллы шәһәреннән дә киләләр. Заманча медицина җиһазы авыруларны вакытыннан алда кисәтергә ярдәм итә.


Нет комментариев