Синоптиклар яшен, боз һәм көчле җил турында кисәтә
Яңалыклар

Синоптиклар яшен, боз һәм көчле җил турында кисәтә

22 июньдә Татарстанда яңгырлы һәм җилле һава торышы көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, төнге сәгатьләрдә республиканың кайбер районнарында бераз яңгыр явачак, ә көньяк-көнчыгышта көчле яңгырлар күзәтелергә мөмкин. Көндез дә явым-төшем туктамаячак: урыны белән көчле, яшенле яңгырлар көтелә. Аерым районнарда боз явуы да ихтимал.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә исәчәк. Көндез аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Һава температурасы төнлә +11..+16 градус, көндез +18..+23 градус тәшкил итәчәк.


Нет комментариев