Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Штрафлар салынды

Территорияләрне төзек-ләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгы кысаларында авылларда урамнарның торышы, санитар-экологик чисталык тикшерелеп торды. Тикшерүләр барышында төрле дәрәҗәдә закон бозу очраклары ачыкланды һәм районда яшәүчеләргә карата бүгенге көнгә 70 административ беркетмә төзелде.

Капка төпләрендә ком-таш өемнәре, кирпеч һәм башка төрле төзелеш материаллары тотучы, йорт тирәсен чүп-чардан, корыган үләннәрдән чистартмаучы, шул рәвешле җирлекнең санитар-экологик торышына зыян салучы гражданнар административ комиссия утырышында кисәтелде, бу мәсьәлә буенча 41 эш каралды. Санитар-экологик нормаларны үтәмәүчеләргә штрафлар салынды. Авылларның чисталыгы икеайлык барышында гына түгел, һәрдаим контрольдә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев