Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шимбә көнне – өмәгә

1 апрельдән игълан ителгән санитар икеайлык кысаларында бу атнаның шимбәсендә, 16 апрель көнне, барлык авыл җирлекләрендә өмәләр үткәреләчәк.

Икеайлыкның чаралар планы нигезендә, җирле пунктлар, авыл хуҗалыгы объектлары, бакчачылык ширкәтләре, шәхси торак секторы территорияләрен, автомобиль юллары яннарын чистарту, рөхсәтсез чүп түгү урыннарын ачыклау һәм бетерү, чишмәләрне чистарту, зиратларны тәртипкә китерү һәм башка шундый эшләр башкару күздә тотыла.

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы атналык рейтинг та ясап барачак. Ул рөхсәтсез чүп ташлау урыннарын ачыклауга, хокук бозулар өчен төзелгән беркетмәләр санына, җыелган макулатура, полиэтилен күләменә, төзекләндерелгән су саклау зоналары санына карап билгеләнәчәк.

Шуңа өстәп, министрлык «ЭКОгаилә», «ЭКОмәктәп», «ЭКОВУЗ/СУЗ», «ЭКОпредприятие» номинацияләре буенча санитар икеайлыкта иң актив катнашучыларны ачыклаячак һәм призлар, мактау грамоталары бирәчәк. Моның өчен башта авыл җирлекләрендә җиңүчеләрне билгеләргә кирәк.

Ә террриторияне төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны штрафлар көтә. Закон буенча, хәзер административ хокук бозу турындагы беркетмәләрне авыл җирлеге башлыклары һәм җирлекләрнең Башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары да төзи ала. Кагыйдәләрне бозган гражданнарга 2000нән 3500 сумга кадәр, вазифадагы затларга - 15000нән 30000 сумга кадәр, юридик затларга 200000нән 500000 сумга кадәр штраф салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев