Республика халкы социаль селтәрләр аша Татарстанга мәхәббәт аңлата башлаган. Моннан ике атна элек "Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы тарафыннан "Мин яратам сине, Татарстан" дигән яңа социаль акциягә старт бирелгән иде.
Акциядә катнашу өчен туган илгә мәхәббәт белдерелгән шигырь, йә җырны видеога яздырып #командататарстана, #татарстанкомандасы дигән хэштеглар белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк....
Республика халкы социаль селтәрләр аша Татарстанга мәхәббәт аңлата башлаган. Моннан ике атна элек "Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы тарафыннан "Мин яратам сине, Татарстан" дигән яңа социаль акциягә старт бирелгән иде.
Акциядә катнашу өчен туган илгә мәхәббәт белдерелгән шигырь, йә җырны видеога яздырып #командататарстана, #татарстанкомандасы дигән хэштеглар белән социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк.
Акцияне республика халкы бик тиз отып алды. Хәзерге вакытта интернет челтәрендә кырыкка якын видеохәбәр бар. Чарада беренчеләрдән булып "Яшь гвардия» хәрәкәте активисты Диана Демина катнашты. Татар телендәге беренче шигырьне Татарстанның Дәүләт советы депутаты Илдар Гыйльметдинов сөйләде, - диде "Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы активисты Яна Сирюкова.
Спикерлар шигырбләрне күбрәк рус телендә килә, ди. Татар телендә җырлар шактый икән. Оештыручылар чуваш, марий, инглиз телләрендә булган видеохәбәрләр дә көтә. Җиңүчеләрне ай саен билгеләп баралар. Иң күп комментария һәм лайк җыйган хәбәр авторына матур футболка бүләк итәчәкләр. Иң яхшы видеохәбәрләр Республика көнендә зур экраннарда күрсәтеләчәк.
Чыганак:http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/16105-shigyir-sөylәp-tatarstanga-mәhәbbәt-aңlat.html
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев