Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәфкатьлелек бизи кешене

Россия Президенты Указы нигезендә 2018 ел Россиядә волонтёрлар елы итеп игълан ителгән иде. Волонтерлар эшендә төп юнәлеш – кешегә ярдәм итү, игелек кылу.

Тирә-ягыбызда язмыш тарафыннан кыерсытылган, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик күп. Авырулар, гарипләр, төрле сәбәпләр аркасында бәхетсезлеккә дучар булган, йорт-җирсез калган кешеләр, әти-әни сүзен әйтергә тилмерүче ятимнәр, картлар йортында яшәргә мәҗбүр булган әбиләр һәм бабайлар... Аларга кайвакыт бер җылы сүз җитә.
Минем сезгә шундый җылы сүзләрен жәлләмәгән, үзләрен изге эшкә – волонтёрлыкка багышлаган яшьтәшләрем турында сөйлисем килә. Алар, чыннан да, кешеләргә шатлык өләшүчеләр, үз теләкләре белән, үз хисапларына актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручылар. Әлбәттә, бу эшкә бөтен кеше дә алына алмый. Волонтёр булу өчен кешенең рухи яктан бай булуы, башкаларның язмышы өчен чын күңелдән борчылып, аларның хәлләрен җиңеләйтергә теләве, аларга карата игътибарлы, шәфкатьле, ярдәмчел булуы зарур. 
Минем дусларым – әнә шундыйлар. Без барыбыз да бу хәрәкәттә актив катнашабыз, мәктәбебездә үткәрелүче түгәрәккә дә бик теләп йөрибез. Отрядыбыз «Җиңү яралгысы» дип атала, анда 28 кеше шөгыльләнә. Без төрле акцияләрдә, форумнарда катнашабыз.
Мин үзем бу уку елында Казан шәһәрендә үткәрелгән «Татарстанда чиста булачак!» республикакүләм форумында һәм «Сәламәтлек сессиясе» дип аталган III төбәкара слётта катнаштым. Әлеге чараларда катнашу мине волонтёрлык хәрәкәтенең асылын тагын да ныграк аңларга, киңрәк фикер йөртергә өйрәтте. Слётта алган тәэсирләремне дусларым белән дә уртаклаштым.
Россиянең 56 төбәгендә эшләп килүче 5,3 миллион волонтёр арасында без дә булу мине чиксез куандырды. «Җиңү волонтёрлары» һәм «Волонтёрлар-медиклар» оешмаларында эшчәнлек алып бару теләге туды.
Күптән түгел үзебез дә Җиңү көненә багышлап, «Георгий тасмасы» акциясен үткәрдек, җәмәгать урыннарында тасманы тараттык, аның мәгънәсе, тарихы турында сөйләдек, шулай ук сугыш һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котладык, митингка чакырдык.
Соңгы араларда үткәргән файдалы эшләребезнең тагын берсе – «Чиста яр буе» акциясе. Без отрядыбыз белән Чулман елгасы буенда өмә үткәрдек, яр буен чүп-чардан чистарттык. «Уңайлы мәктәп ишегалды» акциясе вакытында отрядыбыз белән үз участогыбызга чәчәкләр утырттык, сукмагына таш җәйдек. Ә уку елы барышында эшләгән иң әһәмиятле эшләребезнең берсе Чаллы шәһәре балалар йортына бару, андагы сабыйларга спектакль күрсәтү, Яңа ел бүләкләре тарату булды.
Әйе, эшләсәң эш җитәрлек, бары тик теләк һәм тырышлык кына булсын. Күргәнебезчә, волонтёрлык эшчәнлеге күпкырлы – телисең икән, сәламәт яшәү рәвешен пропагандала; теләсәң, табигатьне саклау, тирә-як мохитне чистарту белән шөгыльлән; мохтаҗларга ярдәм итәсең килә икән, шул юнәлешне сайла; хуҗасыз калган хайваннарга булышасың килсә дә, сиңа юл ачык.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы волонтерлар