Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сез сабын дип алган әйбер – сабын түгел!»

Белгечләр кул тиресен юудан тыш, аны саклауга да игътибар итәргә өнди.

Коронавирус китереп чыгарган пандемия битлекләргә, антисептикларга һәм сабыннарга ихтыяҗны бермә-бер арттырды.


Кибет киштәләрендә сабыннарның нинди генә төре юк хәзер! Акчаң булса, җаның теләгәнен алырга мөмкин. Әмма аларның барысы да файдалы түгел икән бит, җәмәгать.


Блогер Эльмира Исмәгыйлева да шулай, ди. Блогер булуы өстенә ул әле химик та. Шуңа да күп кенә әйберләргә тышкы кыяфәтләренә генә карап түгел, ә составы буенча бәяләргә сәләтле.


– Кибетләрдәге “Dove”, “Palmolive”, “Чистая линия”, “Ушастый нянь”, “Абсолют”, “кер сабыны” һәм башкалар – берсе дә сабын түгел, ә сабынлы продуктлар гына. Чын сабын белән аларның бер генә дә уртак яклары юк. Аларның составы күбрәк юына торган гельләрнекенә якын, - ди Эльмира.


Химик сүзләренчә, сабын составында натрий яисә калий тозлары булырга тиеш. Алар исә, үз чиратында, хайван маеннан алына.


- Сезгә бу хакта 10 сыйныфта укыганда химия дәресләрендә сөйләгәннәр иде, оныткансыз гынадыр. Ә менә масс-маркетлардагы сыек сабыннарда андый тозлар юк. Аларга SLES (Слес) дигән матдә кушыла. Ә ул исә микробларны үтерми, ягъни андый сабыннарның бактерияләргә һәм вирусларга каршы тора торган сыйфатлары юк, – дип аңлатма бирде Эльмира Исмәгыйлева. 


Аның фикеренчә, гадәти, ягъни “каты” сабында хайваннардан алынган тозлар бар. Һәм су белән кушылганда селте бүленеп чыга, бактерияләрнең күпчелеге андый тирәлектә үлә.


- Иң чиста юа торган сабын дип 72 процентлы “кер сабыны”н атарга була. Ә менә аның төсендәге сыек “кер сабыны” исә, алда әйтелгәнчә, юына торган гель кебек үк, микробларны үтерүдә файдасыз, - дип белдерде блогер-химик.

Эльмира Исмәгыйлевадан сабыннарга кагылышлы өч киңәш:
- кер сабыны белән савыт-сабаны да юарга ярый, әмма су “каты” булмаган очракта гына. Чөнки мондый сабын “йомшак” суда гына яхшы күбекләнә;
- составында эфир майлары һәм экстрактлар булган сабыннар микробларны үтерми;
- дегетле сабын да микробларны әйбәт үтерә, әмма ул тирене корыта. Шуңа да аның белән еш кулланучыларга крем куллану киңәш ителә.


Медицина фәннәре докторы Екатерина Евдокимова исә кулларны еш юу, антисептиклар куллану кулларда экзема һәм аллергия барлыкка китерергә мөмкин, дип саный. Аның фикеренчә, көн дәвамында сабын белән кул юу сәбәпле, тире катламының саклый торган май элпәсе юкка чыга.
- Куллар ярылганда әлеге җәрәхәтләр аша вируслы авырулар организмга керергә мөмкин. Аларның иң еш очрый торганы – сөялләр, - ди табиб.


Ул шулай ук антисептиклар һәм хлоргексидин да микробларны үтерүен искәртте.
Хәзерге вакытта, кешеләр кулларын еш дезинфекцияләргә мәҗбүр булу сәбәпле, белгечләр кул тиресен юудан тыш, аны саклауга да игътибар итәргә өнди. Моңа ярдәмгә төрле кремнар килә.
Екатерина Евдокимова сүзләренчә, кул тиресе бозылмасын өчен кимендә 5-6 тапкыр крем сөртү кирәк. Шулай ук кулларны юганнан соң, яхшылап корыту да мөһим, ди белгеч.


Шәһри Казан Лилия ЛОКМАНОВА.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев