Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сентябрьдә җыеп калыгыз

Гөлҗимеш. С витаминына бик бай. Салкын тигәндә, грипп, кан басымы, кан тамырлары авыруларыннан бик файдалы. Кипкән гөлҗимештән бик тәмле һәм хуш исле чәй ясап була.

          Миләш. Иммунитетны ныгыта. Миләштә А витамины бик күп. Күз күрүе өчен аеруча яхшы. Миләштә нерв системасын ныгытырга ярдәм итүче, стресслардан саклаучы, йокыны яхшыртучы В төркеме витаминнары бар. Миләш канның оючанлыгын яхшырта.
          Нарат җиләге яфрагы. Антисептик һәм бактерияләргә каршы тору үзенчәлегенә ия. Организмны ныгыту өчен салкын тигәндә эчәләр. Нарат җиләге яфрагының чәе картаю процессын тоткарлый, хатын-кызларга гормоннарны җайларга булыша.
Бөтнек. Бөтнек чәе нерв системасын җайга сала, хәтерне яхшырта, игътибарны тупларга ярдәм итә. Кипкән бөтнекне кечкенә савытка салып, хуш ис тарату өчен аш бүлмәсендә дә сакларга була. Бөтнекне чәйгә генә түгел, камыр ашларына һәм смузиларга да кушалар.
         Әрекмән тамыры. Әрекмәннең яшь тамырын казып алалар һәм юалар. Әлеге үсемлек тамырында протеиннар, эфир майлары, B, C, E, A, P витаминнары, дуплау матдәләре, минераль тозлар, органик кислоталар бар. Аны матдәләр алмашы бозылганда, бөергә таш утырганда файдаланалар.
         Камырлык яки аю баланы. Витаминнарга бай. Йөрәк-кан сестимасы өчен бик файдалы. Аны киптереп куярга була.
        Сырганак (облепиха). Калий, тимер магний көз көне аның җимешләрендә уртача җәйгә караганда күбрәк, мәсәлән, натрий, кальций һәм фосфор азрак. Сырганак серотонинга иң бай үсемлекләрнең берсе санала.
Фото бар 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев