Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сенаж-күп сөтнең нигезе

Район хуҗалыклары терлек азыгы әзерләүгә чыкты. Берьеллык үләннәр 6017 гектар тирәсендә чәчелгән, күпьеллык үләннәр 8380 гектарны били.

- Беренчеләрдән булып чабуга «Ярыш», «Гигант», «Ирек», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар кереште, алар күпьеллык үләнне 5200 гектарга чаптылар, сенаж траншеяләренә 5480 тонна яшел масса салынды, 3000 тонна печән әзерләнде. Фермерлар Газинур Вилданов, Мария Миңнехузина, Альбина Бәширова, Азһәр Хәсәнов әзерләү темпларын арттыра баралар. Район аграрийлары алдында 9630 тонна печән, 84000 тонна сенаж һәм 99000 силос әзерләү бурычы тора. Һава шартлары, корылык яхшы булмаса да, тукайлылар планны үтәү өчен бар көчләрен куячаклар, – дип ышандырды районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, «Ярыш» АҖК азык җыю сезонына яңа «Полесье» комбайнын алырга өлгергән.

Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, сенаж-иң кыйммәтле азык, аны 50-55 процент дымлылыкка кадәр сузылган яшел үләннән әзерлиләр. Сенаж үзенең физик – химик үзлекләре һәм азык өстенлекләре буенча печән һәм силоска караганда яшел үләнгә якын, шуңа күрә аның вакытында һәм сыйфатлы әзерләнүе күп сөтнең нигезе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев