Сайлауларда күрсәткән ышанычыгыз өчен рәхмәт
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тукайлыларга 18 сентябрь көнне узган сайлауларда күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәтен белдереп, телеграмма юллады. Анда мондый юллар бар: - 18 сентябрьдә сайлауларга килүегез, Дәүләт Думасының яңа составы өчен тавыш бирүегез өчен рәхмәтемне белдерәм. «Бердәм Россия» партиясе һәм шәхсән минем үзем өчен тавыш биргәннәргә...
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тукайлыларга 18 сентябрь көнне узган сайлауларда күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәтен белдереп, телеграмма юллады. Анда мондый юллар бар:
- 18 сентябрьдә сайлауларга килүегез, Дәүләт Думасының яңа составы өчен тавыш бирүегез өчен рәхмәтемне белдерәм. «Бердәм Россия» партиясе һәм шәхсән минем үзем өчен тавыш биргәннәргә аерым рәхмәтләремне җиткерәм. Сезнең ышаныч - минем өчен зур җаваплылык. Сайлауда җиңү - ул әле финал түгел, үтә җаваплы, зур юлның башы гына. Очрашуларда сайлаучылар безнең алга куйган зур бурычларны тормышка ашырасы, бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, әле зур эшләр эшлисе бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев