Газиз туган йортым! Кыйшая төшкән, коймалары карала башлаган капкаңны ачып эчкә узганчы, алдыңа басып, инәкәем өйрәткән доганы укыйм. Колачыңны җәеп каршылагандай, тәрәзә капкачларын ачып куйгансың. Искерсәң дә, шактый картайсаң да горур үзең, чыдам булгансың.
Инәкәемнең әтине сугышка озатканда сөялеп елап калган төз агачны кискәннәр инде, ә бу кәкре карт агач аның бер ботагы гына. Ул өйне салкын бураннардан, җил-яңгырлардан сакларга-капларга теләгәндәй, өйгә таба иелгән, өй кыегын ябалдашлары белән каплаган. Рәхмәт сиңа, йөзьяшәр агач, ә без менә өебезне сакламадык - ятим калдырып ташлап чыгып киттек. Дөнья, тормыш өй тулып үскән балаларыңны читкә, күз күрмәгән якларга дәште. Бизәкләп, чокып ясалган тәрәзә йөзлегенең зәңгәр буявы тоныкланган, уңган. Газиз инәкәебез шушы тәрәзәдән карап, ак яулыгы читенә күз яшьләрен сөртә-сөртә безне зарыгып көткәндер. Ә без яскынып дөнья көттек, сугыш чорында күргән мәхрүмлекләргә үч итеп, тормыш муллыгы булдырырга тырыштык, нинди эшкә алынсак та, җиңнәребез сызганулы булды. Хәтерлисеңме, газиз йорт, синең салам түбәңне яңартканда егылып төшеп, аягын имгәткән 13 яшьлек малай зур төзелешләрдә эшләп, орденнар белән бүләкләнде, исеме мактау тактасыннан төшмәде.
Әй, нигез йорт! Гел сагындырып торсаң да, юллар урау, тормыш мәшәкатьле булды. Бер чыгып киткәч, сиңа кунак булып кына кайттык. Синең куеныңа без җанга урын таба алмаганда, дөнья кыерсытканда, инәкәй куенында рухи көч өстәргә, йөрәккә хәл алырга кайттык. Үзебез олыгая барган саен җирдән ерак югары этажлардагы бөтен уңайлыклары булган фатирлар күңелгә тарайганнан-тарая баргандай тоела. Җиргә берегеп үскән, безгә очар канатлар биргән, кочагында беренче сөю хисләрен кичергән нигез-йорт сагындыра, төшләргә кереп, төнге йокылардан уята.
Газиз йортым! Ишек алдың әле дә безнең эзләрне, җәйләрен әбиләре янында уздырган сабыйларыбызның көр тавышларын саклый сыман. Инәкәем кереп йөргән сарай капкалары да чалышайган. Аларны учым белән сыпырам. Болдыр ишеге яңагына яңагымны терим - инәкәемнең кул җылысын тойгандай булам. Мин бу болдыр ишегеннән күп тапкырлар озын юлга чыгып, сагынып-талпынып кайтып кердем. Кайтулар, кабат кайтырмын дип китүләр кыен түгел икән... Иң авыры - газиз анаңның мәетен озаткан, абый-сеңелләрең үскән нигез-йортның ишегенә соңгы тапкыр үз кулларың белән йозак салу, кайтмаска дип китүләр икән. Кичер, туган йорт. Ата-баба нигезенә хыянәтебезне кичер...
Күпме еллар үтте, ә син гел күңелем түрендә, таң йокыларыннан уята торган сүрелмәс сагышларымда, йөрәк төпкелендә саклана торган хатирәләремдә. Шуңа күрә ерак юллар үтеп, сагынуымны басар өчен тагын сиңа кайттым. Саумы, нигез-йорт!..
Нет комментариев