Саратовтан кунаклар көтәләр
Питрәч, Актаныш, Нурлат, Биектау, Тукай районнары хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре тәҗрибә уртаклашу өчен Саратов өлкәсенең «Трудовой» нәсел заводына бардылар.
Биредә делегация саву заллары, мал тораклары белән танышты, малларны ашату рационы белән кызыксынды. Бу сәфәрдә Тукай районыннан Сәйдәшев исемендәге хуҗалык вәкилләре катнашты. Якын арада «Трудовой» нәсел заводы җитәкчелегенең дә Тукай районына килүе көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев