Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сара Садыйкова юбилее уңаеннан

Быел мәшһүр композиторыбыз Сара апа Садыйковага 110 ел тулган булыр иде. Ул 1906 елның 1 ноябрендә Казан каласында яшәгән Гариф исемле приказчик гаиләсендә дөньяга килгән.

С. Садыйкованың тормыш һәм иҗат юлы Чаллы ягы белән дә тыгыз бәйләнгән. Ул бу якларда еш кына гастрольләрдә булгалый, КамАЗ төзелеше елларында автогигантка шеф концертлары белән күп мәртәбәләр килә. Аның иҗатында Чаллыдагы бөек төзелеш, әлбәттә, урын таба: Сара апа талантлы шагыйрьләребез Рахмай Хисмәтуллин («Күңелләрдә таң шатлыгы»), Нияз Акмал («КамАЗым»), Әхмәт Рәшит («Чаллы батырлары») сүзләренә автозаводчылар турында популяр җырлар яза. Яр Чаллыдагы иң зур мәдәният йорты менә инде утыз ел дәвамында Сара Садыйкова исемен йөртә.

Бөек Сара апаның олуг юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә Чаллыда яшәүче күренекле татар композиторы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Рубис Зариповның Сара апа сүзләренә язылган җыры белән башланды.

«Татар җыры сине юксына» диеп аталган зур концертта Казаннан килгән абруйлы мәдәният эшлеклеләре катнашты. Алар арасында Татарстанның халык артисты, КФУ профессоры Маргарита Коварская (фортепиано), Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева (вокал), Татарсанның атказанган артисты Гөлнара Мурзиева (сопрано), Татарстанның атказанган артисты Әхмәт Кәримов (баян), Халыкара конкурслар лауреатлары Ильяс Камалов (виолончель), Рушания Мушарапова (сопрано) һәм Арсений Коварский (флейта), Татарстан Дәүләт консерваториясенең баш концертмейстеры Илдар Арсланов (фортепиано) һәм башкалар катнашты. Шулай ук безнең якташыбыз, шагыйрь Мансур Сафин да бөек Сара Садыйковага багышланган шигырьләр циклын укыды.

Мәшһүр композиторыбыз Сара Садыйкованың шундый тантаналы зур юбилей концертлары шулай ук Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә узачак.

Михаил Загорский,
язучы.

Изге Сара апа белән

Мансур Сафин

Кырыс гасыр давыллары аша
Игелекне гел дә мактый килдең.
Син тибрәткән серле хисләр гомерен
Изге моңнар яктыртканнар иде.
Сөембикәгә үк әверелепләр,
Шанлы аккош булып очкан идең -
Безгә, күңел канатыңнан йолкып,
Өстән өмет-хыял чәчкән идең.
Үтеп төссез, тозсыз еллар аша,
Җан керетте инсаф чишмәләрең -
Сара апа, синең белән бергә
Безгә мәңге бәхет язсын Тәңрем!
18. 06. 2003
Яр Чаллы.

Мәңгелеккә бүләгем

(Сара апа Садыйкова тавышы)

Мансур Сафин

Хәтер кануны мәңгелек...
Кискен хөкем итмәгез лә:
Әҗәл бусагасы көтә -
Ишетмичә китмәгез лә.
Сандугач, сирень, йолдызлар,
Кискен хөкем итмәгез лә!
Җырлап өлгермәгән җырлар -
Мәңгелек бүләгем сезгә:
Зинһар, дәвам итсәгез лә...
20. 04. 2003

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев