Яңалыклар
Санитар-чистарту икеайлыгы башлана
ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Быел әлеге чара кысаларында терлекчелек комплекслары, фермалар территорияләрен чистартуга аеруча зур игътибар биреләчәк. Кардан ачыла башлауга ук территорияләрне азык калдыкларыннан, тирестән, пычрактан, төрле чүпләрдән арындыра башларга, биологик калдыкларны ташлый торган үләксә базларының һәм биотермик чокырларның торышын...
ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Быел әлеге чара кысаларында терлекчелек комплекслары, фермалар территорияләрен чистартуга аеруча зур игътибар биреләчәк. Кардан ачыла башлауга ук территорияләрне азык калдыкларыннан, тирестән, пычрактан, төрле чүпләрдән арындыра башларга, биологик калдыкларны ташлый торган үләксә базларының һәм биотермик чокырларның торышын аерым контрольгә алырга, аларга кар суларының үтеп кермәвен тәэмин итәргә кирәк. Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе авыл җирлекләре башлыкларын, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен һәм белгечләрен, шулай ук гражданнарны ветеринар-санитар таләпләрне үтәргә чакыра. Киресенчә икән, бу кешеләр һәм терлекләр өчен куркыныч булган төрле чирләр таралуга китерергә мөмкин, дип кисәтә идарәнең баш дәүләт инспекторы А. Литвинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев