Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саллы бүләк

Борды авылы мәктәбенә быел беренче сыйныфка 10 бала укырга керде. 1 Сентябрь – Белем бәйрәмендә укучыларны һәм аларның әти-әниләрен, барлык укытучыларны «Миңнехуҗина М.Н.» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы, Борды авыл җирлегеннән район советы депутаты Равил Миңнехуҗин тәбрикләде. Мәктәпкә керүче балаларның һәрберсенә уку кирәк-яраклары тутырылган букча һәм акчалата бүләк тапшырды. Беренчеләр һәм аларның әти-әниләре Равил Лотфулла улына олы рәхмәтләрен җиткерде.

Фермер моңа кадәр дә мәктәпкә һәрдаим ярдәм итеп килде. Әйтик, 1 июнь – балаларны яклау көнендә ул укучыларга караоке бүләк иткән иде, дип хәбәр итә Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев