Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сак бул, мошенник!»

Алдау, алдану очраклары турында кисәтеп-аңлатып торуга карамастан, мошенниклар ятьмәсенә эләгүчеләр көннән-көн арта бара. Өлкәннәрне әлеге афәттән саклау максатыннан, Калмия авыл китапханәсе олы яшьтәгеләр белән «Сак бул, мошенник!» дигән тематик әңгәмә үткәрде.

Мошенниклык очракларын чагылдырган күргәзмә материал да әзерләнгән иде. Шул күргәзмәдән файдаланып, өлкәннәргә мошенникларның нинди ысуллар файдаланып кешенең ышанычын яулавы турында сөйләдек. Төрле дарулар, көнкүреш приборлары тәкъдим итүче таныш түгел кешеләр белән контактка кермәскә, белмәгән кешеләргә акча күчермәскә чакырдык. Якыныгыз юл-транспорт һәлакәтенә очрады, приз оттыгыз дип алдаулар киң таралган. Өлкәннәргә акча белән бәйле ниндидер эшкә тотынганчы ныклап уйларга киңәш иттек, уяу булырга өндәдек. Шулай ук телефоннан үзең турында мәгьлүмат бирмәскә кирәклеге турында аңлатылды.

Энҗе Галиәхмәтова, Калмия авыл китапханәсе мөдире.

/ Фото Энҗе Галиәхмәтовадан алынды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев