Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров вафат булды

Татар журналистикасы зур югалту кичерде: «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров арабыздан китте. Аның вафаты турында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

Журналистика өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәт куйган Радик Сабировның вакытсыз арадан китүе хезмәттәшләре һәм якыннары өчен зур югалту булды. «Татмедиа» җитәкчелеге мәрхүмнең туганнарының, дусларының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклаша», — дип җиткерде Шамил Садыйков. 

Радик Сабиров белән хушлашу чарасы бүген сәгать 11:00дә Казанда, «Татмедиа» бинасында (Декабристлар ур., 2) узачак. 

Радик Сабиров 1979 елда Татарстанның Аксубай районында дөньяга килгән. Казан дәүләт университетында белем алган, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешкән. Хезмәт юлын ул төрле матбугат чараларында дәвам итә: «Безнең спорт» газетасында, «Мәгариф» журналында һәм «Интертат» басмасында эшли. 2014 елдан башлап «Идел» журналын җитәкли, ә 2019 елның июненнән «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире вазифасын башкара. 

Радик Сабировның туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашабыз, тирән кайгыбызны белдерәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев