Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сабыйга кул күтәргән тренер җаваплылыкка тартыла

Казанда балалар бакчасы тренерының биш яшьлек сабыйга карата кылган тупаслыгы хокук саклау органнарының игътибарын җәлеп итте.

Интернетта таралган мәгълүматларга караганда, йөзү дәресе вакытында педагог кечкенә баланы җәзалаган: башына такта белән суккан һәм су астына чумдырып тоткан. Шундый юл белән ул «тәрбия чаралары» үткәрергә маташкан, дип фаразлана. Хезмәткәргә карата җинаять эше кузгатылды.

Россия Тикшерү комитеты бу очрак буенча берьюлы ике маддә нигезендә эш башлады:

  • Баланы тәрбияләү буенча вазыйфаларны тиешенчә үтәмәү;

  • Ваемсызлык (халатлык).

Бу эшне Тикшерү комитетының үзәк аппараты үз контроленә алды. Ведомство җитәкчесе Александр Бастрыкин тикшерүнең барышы һәм нәтиҗәләре турында даими рәвештә мәгълүмат алып торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев