Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: «Халыкны уңай яшәү шартлары белән тәэмин итү – иң мөһим бурычлар»

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районына чираттагы сәфәрендә Бәтке авылында булуын без газетаның узган санында хәбәр иткән идек инде. Ул биредә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндерелгән ишегалдын һәм капиталь ремонтланган мәктәпне карады, халык белән аралашты.  

Авыл урамы димәссең...
«Безнең ишегалды» программасы буенча Тукай районында барлыгы 79 ишегалдын төзекләндерү күздә тотыла, узган ел 11 ишегалды тәртипкә китерелгән. Президент Бәткенең Гагарин урамында алты йортны берләштергән ишегалдында тукталды. Республика программасының кураторы Наталия Фишман һәм район башлыгы Фаил Камаев биредә башкарылган эшләр турында бәян итеп бардылар. 
Матур, төзек ишегаллары булдырырга мөмкинлек бирүче программа өчен авыл җирлеге башлыгы Венера Вәлиева Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. 
– Биредә асфальт юллар да, тротуарлар да юк иде. Яңгыр яуса ишегалдында су җыелыр иде, хәзер бөтенләй башкача, – диде ул.
Чыннан да, Гагарин урамын хәзер һич тә авыл урамы дип әйтерлек түгел. Рөстәм Миңнеханов биредәге заманча спорт һәм балалар уен мәйданчыкларын үз күзләре белән күрде. Бик ошатты. Авыл халкына куанып яшәүләрен теләде.
– Балаларыбыз хәзер мәктәпкә чиста, якты юллардан барачаклар. Мондый уңайлыклар төшебезгә дә кермәгән иде, – диделәр бәткелеләр.
Президент бәткелеләрнең сәламәтлекләре белән дә кызыксынды, коронавирустан вакцина ясату-ясатмауларын сорады. Халык белән аралашуда Бәтке амбулаториясенә тиздән табиб кайтасы да билгеле булды.
Рөстәм Миңнехановка ишегалдындагы инфраструктураның бер өлеше җирле иганәчеләр тарафыннан эшләнүе хакында да сөйләделәр. Президент биредәге эшләргә уңай бәя бирде.
Мирһади Разов


Күрсәткечләр яхшы, эшлисе эшләр дә шактый

Бәтке гомуми урта белем бирү мәктәбе быелгы уку елын матур үзгәрешләр белән башлады. Аның бинасы тыштан да, эчтән дә төзекләндерелде, түбәсе, инженерлык  һәм коммуникация системалары яңартылды. Республика президенты ремонттан соң балкып торучы мәктәп бинасын, төзекләндерелгән ишегалдын, якты сыйныф бүлмәләрен, иркен ашханәне күреп канәгать калды.  
Мәктәп ишегалдында Рөстәм Миңнеханов Бәтке авылы кешеләре белән очрашты. Район башлыгы Фаил Камаев президентка ирешелгән уңышлар һәм эшләнәсе эшләр турында сөйләде. 
Быел безнең игенчеләр 91,7 мең тонна бөртек суктырып алды. Һәр гектардан 21,7 центнер уңыш җыелды. Бүгенге көнгә 8 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Игенчеләр көзге чәчүне 11 мең гектарга җиткерүне планлаштыра. Терлек азыгы хәзерләүдә күрсәткечләр узган елгыдан ким түгел. Очрашуда катнашкан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Тукай районы игенчеләренең заманча технологияләрне куллану нәтиҗәсендә әйбәт уңыш алуын билгеләп үтте. Терлекчелектә нәселле сыер малының баш санын арттыру тәҗрибәсен уңай яктан күрсәтте. Районда лейкозлы сыерлар бетерелде. Терлекләргә азык хәзерләү буенча күрсәткечләр, узган елгы запаслар һәм кукуруз хисабына, башка еллардагыдан ким түгел. Ел авыр килүгә карамастан, модернизация, техниканы яңарту дәвам итә.  
Сәнәгать җитештерүенә килгәндә, ул узган елгыга карата 98,2 процент тәшкил итә. Районда 120 мең квадрат метр торак төзелә. Халыкны эш белән тәэмин итүдә район пандемиягә кадәрге күрсәткечкә якынлаша, бүгенге көндә эшсез булып теркәлгән 133 кеше исәптә. Үзмәшгульләр программасы 132 процентка үтәлгән. 
Уку елын мәктәпләр тулы әзерлек белән башлады. Тукай районында барлыгы 3995 бала укый. Балалар бакчалары һәм мәгариф учреждениеләре биналарына җылы бирүдә тоткарлык булмаячак. 
Проблемаларга килсәк, шәһәр яны территориясендәге авыллар зурая. Халык саны арта барган җирлекләрдә мәктәпләр, балалар бакчалары төзергә кирәк. Авылларда төзекләндерүне көтә торган социаль объектлар күп әле. Су белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. 
Рөстәм Миңнеханов район башлыгы билгеләп үткән, халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да уңайлырак итү белән бәйле мәсьәләләрнең республика җитәкчелеге өчен һәрвакыт беренче урында торуын әйтте. Тукай районында да алар өстенлекле саналырга тиеш. «Кешеләрне эчәр су, йөрер юл, транспорт белән тәэмин итү, балалар бакчалары, мәктәпләр салу  – иң мөһим бурычлар», – дип билгеләп үтте президент. Әлеге максатларга юнәлдерелгән программалар киләсе елларда да эшләячәк. Фаил Камаев, үз чиратында, Тукай районының алга таба да республика программаларында катнашачагын ышандырды.

Илсур Һадиуллин: «Дәреслекләр беренче чирек азагына кайтыр»

Бәтке мәктәбен карарга президент белән бергә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да килгән иде. Ул мәктәп директорлары белән аралашырга вакыт тапты.   
Мәктәп җитәкчеләре министр белән үзләрен иң борчыган мәсьәлә – укучыларны кирәкле дәреслекләр белән тәэмин итү турында сөйләштеләр. Директорлар әйтүенчә, беренче сыйныфларда тәэмин ителеш чагыштырмача әйбәт, ә башка сыйныфлар өчен кайбер фәннәрдән китаплар әле кайтып җитмәгән. 
«Республикада ел саен дәреслекләр алуга 400 млн сум акча тотыла. Проблема бар, чөнки дәреслекләрнең федераль исемлеге һәр елны үзгәреп тора. Безгә шул сәбәпле яңаларын ел саен сатып алырга туры килә. Дәреслекләр беренче чирекнең азагына кайтыр дип көтәбез», – дип җавап бирде әлеге сорауга Илсур Һадиуллин. 
Министр укытучыларга интернет, социаль челтәрләр белән аңлап эш итәргә кирәклеген искәртте. «Үз тормышларыннан ямь тапмаучылар ачулы булырга мөмкин. Алардан килгән мәгълүматны урында ачыклап, проблеманы хәл итү юлын табарга кирәк», – дип киңәш итте ул.


Рафаэль Юнысов: «Икмәктән өзелмәбез»

ТР президентын каршы алучы мәктәп ишегалдын күпереп пешкән хуш исле күмәчләр, төрледән-төрле икмәк эшләнмәләре тезелгән өстәлләр бизәп тора иде. «Тукай районына теләктәшлек йөзеннән алып килдек бу күчтәнәчләрне», – диде «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Юнысов. 
Безнең җирлектә урнашкан әлеге предприятие райондагы вакыйгалардан бер дә читтә калмый, бу инде күптәнге традиция. Рафаэль Сөләйманович беркайчан буш кул белән йөрми – монысы аның матур гадәте, шулай ук традиция дияргә ярыйдыр. Бу юлы ул Бәтке мәктәбенә бүләккә интерактив такта алып килгән иде. Ремонт эшләренә дә ярдәм иткән икән. Ул тыйнак кеше: «Мин гади ипи пешерүче генә», – дип әйтергә ярата. Ләкин аның җитәкчелегендәге «Чаллы икмәге» АҖ – Кама аръягы зонасын һәм республиканы иң кыйммәтле ризык – икмәк белән тәэмин итеп торучы, республика үсешенә зур өлеш кертүче эре предприятие. Быелгы кырыс табигать шартларының ипи пешерүчеләргә йогынтысы ни дәрәҗәдә? Икмәккә бәяләр артуын көтәргәме? Без Рафаэль Юнысовка шул сорауларны бирми кала алмадык.
– Ел, чыннан да, катлаулы, һәм моны республикабыз президенты Рөстәм Миңнеханов та бүгенге очрашуда әйтеп үтте. Без кибет киштәләре, өстәлләребез, табыннарыбыз югары сыйфатлы икмәктән өзелмәсен өчен барысын да эшлибез. Быелгы сынауларны да үтәрбез. Икмәктән өзелмәбез, – диде Рафаэль Сөләйманович.  
Бәягә килгәндә, «Чаллы Икмәге» генераль директоры кибет киштәләрендәге икмәк бәясенең арту ихтималын кире какмый. Моны ул бөртеклеләрнең икеләтә кыйммәтләнүе белән бәйли. Шулай да предприятие киләсе елның февраль аена кадәр җитәрлек ашлык туплап өлгергән. «Соңгы унбиш елда чимал эзләп республикадан читкә чыкканыбыз юк, чөнки үзебезнең игенчеләр бодай белән арышның ипи пешерү өчен яраклы, яхшы  сыйфатлы сортларын үстерәләр», – диде Рафаэль Юнысов.


Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыгы
Президент яңартылган мәктәп территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү мәйданчыгын да карады. Биредә «Әйләнә-тирә мохит» дигән предмет кысаларында дәресләр үткәрелә. 
«Татарстан Республикасы Юл хәрәте иминлеге дәүләт инспекциясе ярдәме белән шушындый мәйданчыкны төзеп җиһазлау мөмкин булды», – диде мәктәп директоры Раушания Шаһимәрдәнова. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә куллану өчен мәктәпнең алты вилосипеды бар. Аларны мәктәп укучылары «Имин тәгәрмәч» дигән республика конкурсында катнашып алганнар. 

Ризидә Камалова.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев