Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов үз туган көнендә Тукай районына яңа мәктәп автобусы тапшырды

Мәктәп автобуслары республиканың 26 муниципаль районына юл алды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген мәктәп автобуслары - бик кирәкле транспорт. Аның фикеренчә, теләсә...

Мәктәп автобуслары республиканың 26 муниципаль районына юл алды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мунициципаль район башлыкларына яңа мәктәп автобуслары тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, бүген мәктәп автобуслары - бик кирәкле транспорт. Аның фикеренчә, теләсә кайсы авыл баласы шәһәрдәге кебек үк белем алсын өчен белем алу шартларын тигезләргә кирәк.

«Әлбәттә, без һәр җирдә зур база мәктәпләре булдыра алмыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Һәм мәктәп автобуслары балаларны зур мәктәпләргә илтү мәсьәләсен хәл итә дә инде».

Татарстан Президенты Россия Федерациясе җитәкчелегенә мәктәп белеме өчен махсус программаларны гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, бу 51 машина федераль программа буенча алынды. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, былтыр авыл укучылары өчен республикага 100дән артык мәктәп автобусы килгән иде.

Мәктәп автобуслары республиканың 26 муниципаль районына юнәлде, шул исәптән Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев та Президент кулыннан яңа автобус ачкычы алды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материалы буенча

Фото prav.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев