Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов республика халкына рәхмәтен белдерде

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2016 елның 18 сентябрендә үткән Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатларын сайлауда актив катнашканнары өчен, республика халкына рәхмәт әйтте. «Сайлау участокларына килеп, туган республикабыз өчен тавыш биргән һәр татарстанлыга рәхмәт. «Бердәм Россия» өчен бирелгән тавышларның югары булуы - бүгенге хакимияткә, тотрыклы социаль-икътисади үсеш...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, 2016 елның 18 сентябрендә үткән Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасына җиденче чакырылыш депутатларын сайлауда актив катнашканнары өчен, республика халкына рәхмәт әйтте.

«Сайлау участокларына килеп, туган республикабыз өчен тавыш биргән һәр татарстанлыга рәхмәт. «Бердәм Россия» өчен бирелгән тавышларның югары булуы - бүгенге хакимияткә, тотрыклы социаль-икътисади үсеш юнәлешенә, иҗтимагый тотрыклылыкны, милләтләр һәм диннәр арасындагы иминлекне һәм татулыкны яклауга ышану дигән сүз. Без Дәүләт Думасына «Татарстан Командасы»н - тәҗрибәле осталарны һәм республика патриотларын делегатлар итеп җибәрәбез», - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов, бүген формалашкан депутатлар корпусы татарстанлыларның мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле яклар, дигән ышанычын белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев