Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәшит Хәбетдинов: «Язгы чәчүгә әзерлеккә бик җитди карарга кирәк» 

Яңа уңышка нигез салу – авыл хуҗалыгы оешмалары, КФХларның яхшы сыйфатлы чәчүлек орлык белән тәэмин ителгән булуы һәм авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчүдә тулы куәтенә эшләве белән бик нык бәйләнгән. Язгы чәчүгә әзерлек буенча район җирлегендә эшләп килүче авыл хуҗалыгы оешмалары һәм КФХлары җитәкчеләре, агрономнар, «Россельхозцентр» белгечләре катнашында семинар булып үтте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Васил улы Хәбетдинов белән әңгәмәбез шул хакта. 

– Рәшит Василович, семинарда нинди мәсьәләләр каралды?
– Ел саен язгы кыр эшләре башланыр алдыннан бик җитди мәсьәләләр карала торган семинар уздырыла. Бу семинарда язгы чәчү алдыннан районда фитосанитар хәлнең торышы каралды. Аерым алганда: чәчүлек орлыкны һәрьяклап саклау өчен кулланыла торган перпаратларны куллану һәм фунгицид, гербицид, инсектицидларны дөрес итеп кертү буенча тәкъдимнәр әйтелде. Бу мәсьәләдә буенча галимә, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Наталья Сергеевна Бондарева төпле итеп чыгыш ясады.
Шунысын да әйтергә кирәк, галимә буларак, Наталья Бондарева бай эш тәҗрибәсе белән уртаклашты – хәзерге шартларда ячхшы уңыш алу серләренә төшендерде. Авыл хуҗалыгы культураларын үстерү технологияләрен дөрес итеп куллану, хуҗалыкларда булган җир  эшкәртү агрегатларын уңышлы куллану юллары хакында җентекләп сөйләде. Ассызыклап әйтәсем килә, семинарда теориядә – фәндә «тирән йөзүче», аграрийлар белән кулга-кул тотынып эшләүче, ягъни фән белән практиканы берлектә алып бара торган галимнәрнең чыгыш ясаулары бик мөһим. Бу җәһәттән Наталья Бондареваның эш тәҗрибәсе күпләргә үрнәк.  Язгы чәчүгә әзерлеккә бик җитди карарга кирәк. Аграрийлар язгы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә язгы чәчүгә зерлек буенча конкурс игълан ителде һәм 24 мартта безнең район авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре арасында 2022 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча үзара тикшерү уздырылды. 
Комиссияне Россия Федерациясе академиясенең ТатНИИСХ җитәкчесе, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рөстәм Низамов җитәкләде. Комиссия әгъзалары – Казан аграр университетының трактор, автомобильләр һәм технологик процесслар кафедрасы доценты Илнар Гаязиев һәм Татарстан Республикасы «Россельхозцентр»ның Тукай филиалының башлыгы Назыйм Сәләхетдинов язгы чәчүгә әзерлеккә җитди анализ ясадылар. Әйтергә кирәк, мондый бәйге ел саен уздырыла. 


– Рәшит Василович, безнекеләр, һәрвакыттагыча,  сынатмагындыр?
– Безнең район хуҗалыклары ел саен бу бәйгедә катнаша һәм, уртак сөенечкә, быел да язгы чәчүгә техниканың әзерлеге буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. «Гигант» ҖЧҖ, «Сәйдәшев исемендәге» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, «Кама» агрофирмасы призлы урыннар алды. Бу җәһәттән «Ярыш» һәм «Р-Агро» ҖЧҖләре, Г.Вильданов һәм С.Вардересян крестьян фермер хуҗалыклары да үзләорен яхшы яктан тантытты. 


– Хәзерге вакытта чишеләсе нинди проблемалар бар? 
 – Озакка сузмыйча хәл ителергә тиешле бурычлар: тракторларга техосмотр уздырырга, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен тулысынча – 100% ка махсус кием-салым белән тәэмин итәргә тиешбез. Һәм, чәчүлек орлыкны химик препаратлар белән эшкәртү хезмәтен башкарган (орлык агулауда катнашкан) кешеләргә медицина тикшерүе уздырылырга тиеш. 
– Язгы чәчү башланырга санаулы көннәр калып бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә җаваплы эшләрендә уңышлар юлдаш булсын.


/фото Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.  


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев