Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Пенсия фонды хезмәткәрләре өйләр буйлап йөрми

Татарстан Республикасында үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип атап, йортлар яки фатирлар буйлап йөрүчеләр теркәлгән. Алар паспорт, СНИЛС кебек документлардагы мәгълүматны язып алалар. Пенсия фонды район бүлеге дәүләт Пенсия фондында эшләүчеләрнең беркайчан да өйләргә йөрмәвен искәртә һәм фонд пенсия тупланмаларын мәҗбүри рәвештә үзләренә җыярга чакырмый. Гражданнарны кабул итү шәһәрләрдәге һәм районнардагы...

Татарстан Республикасында үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип атап, йортлар яки фатирлар буйлап йөрүчеләр теркәлгән. Алар паспорт, СНИЛС кебек документлардагы мәгълүматны язып алалар.

Пенсия фонды район бүлеге дәүләт Пенсия фондында эшләүчеләрнең беркайчан да өйләргә йөрмәвен искәртә һәм фонд пенсия тупланмаларын мәҗбүри рәвештә үзләренә җыярга чакырмый.

Гражданнарны кабул итү шәһәрләрдәге һәм районнардагы бүлекләрдә, «клиентларга хезмәт күрсәтүнең мобиль төре» дип аталган махсус автомобильләрдә башкарыла. Барлык хезмәткәрләр Россия Пенсия фонды хезмәткәре булуы турындагы таныклык белән йөри һәм, гражданнар сораган очракта, алар документны күрсәтергә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев