Робототехника фестивале үтте
Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган Бәтке мәктәбендә Тукай районы мәгариф оешмаларының робототехникага багышланган «РобоФест» исемле ачык муниципаль фестивале булып узды.
Бу чара республикабызда игълан ителгән «цифрлаштыру елы» кысаларында мәктәп укучыларының техник өлкәдә иҗадый сәлатләрен үстерү, ачыклау йөзеннән үткәрелде. «РобоФест» фестивалендә биш команда катнашты. Болар Бәтке, Биклән, Мәләкәс, Князево, һәм Круглое Поле мәктәпләре командалары. «Идарә ителә торган роботлар футболы» уенында беренче урынны Круглое Поле укучылары алдылар, икенче Биклән мәктәбе, өченче урында Мәләкәс командасы.
/ Фото Тукай районының өстәмә белем бирү учереждениесеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев