Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөхсәт ителмәгән урында су коенмагыз

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә сулыклардагы куркынычсызлык темасы күтәрелде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев халыкның күпләп су коена торган урыннарын тагын бер кат барлап чыгарга, «Су коенырга ярамый» дигән аншлагларны яңартырга, аларны халыкка үтемлерәк итеп ясарга, коткару хезмәтләренең телефон номерларын язарга, мөмкинлек  булганда су яннарында патруль оештырырга  кушты. «Чөнки су керүнең нәкъ вакыты. Республикада батып үлүчеләр дә аз түгел. Балаларга да куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату җитми. Аларны үзләрен генә су янына җибәрәбез. Безнең ваемсызлык һәм җавапсызлык аркасында күпме сабыйларның гомере өзелә. Әйдәгез, бу мәсьәләгә җитди карыйк», –  диде  ул. 
Шушы ук киңәшмәдә Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Рәйхана Марченко да бу проблемага тукталды. Ул дүрт урында су анализы алынуын билгеләп үтте. Иске Җирекле буасында холерага охшаш микроблар табылуын белдерде. 2015 елда бер тукайлының су йотып энтеровируслы инфекция эләктерүен искә төшереп үтте. Шуңа күрә сак булырга, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенмаска чакырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев