Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришвәт алма да, бирмә дә!

9 декабрьдә коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үтелде. Ришвәтчелек – бүген иң кискен проблемаларның берсе. Татарстанда быелның 9 аенда коррупциягә бәйле 1 меңнән артык җинаять һәм административ хокук бозу буенча эш кузгатылган. 175 кеше хөкемгә тартылган. Дәүләткә 450 млн сумлык зыян килгән, аның 56,6 млн сумы дәүләткә кире кайтарылган, гаеплеләрнең милкенә 300 млн сумнан артык күләмдә арест салынган. Декларацияләрнең 966 очрагында төгәлсезлек ачыкланган. 

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Айрат Ибраhимов Тукай районында ришвәтчелекне булдырмас өчен нинди чаралар күрелүен бәян итте: 
– Районда коррупциягә каршы көрәшне камилләштерү буенча чаралар системасы көчәйтелә. Хакимият органнары эшчәнлегенең халык өчен ачыклыгы тәэмин ителә. Районда ышаныч телефоны эшли, гражданнарның һәр мөрәҗәгате җаваплы кешеләр тарафыннан тикшерелә. «Халык контроле»нә кергән хәбәрләр дә игътибарсыз калмый. Районда ришвәтчелек фактларын ачыклау буенча махсус комиссия эшли. Оешмаларның, муниципаль учоеждениеләрнең финанс эшчәнлеге һәрдаим тикшерелә, – диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев