Резидә Юсупова — «Бәллүр каләм – 2026» бәйгесенең Гран-при иясе
Матбугат дөньясында тиңсез вакыйга: 36 ел гомерен каләм хезмәтенә багышлаган танылган журналист, «Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире Резидә Юсупова республиканың иң дәрәҗәле премиясенә лаек дип табылды һәм тантанадан яңа автомобиль ачкычлары белән кайтты.
Бу җиңү — табигый һәм көтелгән нәтиҗә. Резидә Юсупова еллар дәвамында үзен искиткеч оста җитәкче, зур инициативалар авторы һәм сурәтләү көче югары булган үткен каләмле публицист итеп танытты. Аның җитәкчелегендә «Якты юл» газетасы яңа биеклекләр яулаган иде, ә бүген ул «Шәһри Чаллы» басмасын бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгарды.
«Бу — могҗиза. Мин журналистикада 36 ел, димәк, дөрес юл белән барам», — диде җиңүче хис-куанычлары белән уртаклашып.
Тантанада Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җиңүчегә Лада Гранта машинасы ачкычларын тапшырды.
Хөрмәтле Резеда ханымны бу зур мәртәбәле уңышы белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә иҗат дәрте, ныклы сәламәтлек һәм укучыларыгызның тугрылыгын телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев