Республикада бүген +33 градуска кадәр җылытачак
Бүген, дүшәмбе көнне, республика халкын аязучан-болытлы һава торышы көтә. Синоптиклар фаразлавынча, төбәктә эссе һәм коры һава сакланачак, явым-төшемнәр көтелми.
.jpg)
Җил төньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с тизлектә исәчәк, көндез кайбер районнарда аның тизлеге 13 м/с кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9..+14˚ тәшкил итәчәк, көнбатыш районнарда +18˚ кадәр җылы булачак. Көндез исә һава +28..+33 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев