Республикабызда «IT-чемпион» конкурсы бара
Быел җиңүчеләр ноутбуклар белән бүләкләнәчәк Республикада 15 марттан «IT-чемпион» конкурсы старт алды. Әлеге бәйге 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәзер исә конкурста Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 75000нән артык мәктәп укучысы катнаша. Яшүсмерләр барлыгы 85000нән артык татарстанлыны хезмәт күрсәтү порталы белән ничек эшләргә кирәклеген өйрәткәннәр. Актив районнар арасында тукайлылардан кала, Балтач,...
Быел җиңүчеләр ноутбуклар белән бүләкләнәчәк
Республикада 15 марттан «IT-чемпион» конкурсы старт алды. Әлеге бәйге 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Хәзер исә конкурста Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 75000нән артык мәктәп укучысы катнаша. Яшүсмерләр барлыгы 85000нән артык татарстанлыны хезмәт күрсәтү порталы белән ничек эшләргә кирәклеген өйрәткәннәр. Актив районнар арасында тукайлылардан кала, Балтач, Теләче, Мөслим, Саба, Чирмешән районнары да бар. 2013 елда үткәрелгән конкурс кысаларында мәктәп укучылары барысы бергә 267337 балл җыйган иде. Исегезгә төшерәбез, uslugi.tatarstan.ru хезмәт күрсәтү порталында зурларны теркәгәч, мәктәп баласына 1 балл бонус бирелә. Иң күп балл җыйган һәм барлык дәүләт түләүләрен әлеге портал аша башкарган яшүсмерләр кыйммәтле бүләкләр алачак. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев