Республика конкурсында Тукай районы укучылары җиңү яулады
Яшь нәфис сүз осталары Роман Струков, Зилә Нәҗипова, Рузил Галимҗанов, Марк Громин һәм Мәдинә Шакирова «Шигърият орлыклары» республика бәйгесендә Тукай районы данын яклады. Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган әлеге очрашуда алар Казанның Игенчеләр сараенда узган финалда чыгыш ясап, кыйммәтле бүләкләр һәм экскурсиягә юлламалар алды.
.png)
Татарстан башкаласында рус телендә узган «Шигърият орлыклары» («Зёрна поэзии») республика нәфис сүз осталары конкурсының финал туры тәмамланды. Әлеге мәртәбәле чарада Тукай районы укучылары зур уңышка иреште. Бәтке мәктәбеннән Роман Струков белән Зилә Нәҗипова, Иске Абдул мәктәбеннән Рузил Галимҗанов, Сәмәкәй мәктәбе укучысы Марк Громин һәм Круглое Поле мәктәбеннән Мәдинә Шакирова конкурсның финалында калдылар.


Быелгы иҗади ярыш бөек татар шагыйрьләре — Габдулла Тукайның тууына 140 ел һәм Муса Җәлилнең 120 еллык юбилейларына багышланган иде. Район укучылары Казан шәһәренең иң мәһабәт һәм күркәм биналарының берсе — Игенчеләр сараенда чыгыш ясап, үзләренең осталыклары, сәләтләре һәм ныклы әзерлекләре белән залда утыручыларны да, жюри әгъзаларын да сокландырды. Аларның чыгышлары югары бәя алды. Зур уңышларга ирешкән укучылар махсус таныклыклар, кыйммәтле бүләкләр, шулай ук кызыклы экскурсиягә чакыру кәгазьләре белән бүләкләнде.

.jpg)
Югары дәрәҗәдә оештырылган әлеге чара һәр катнашучы күңелендә якты тәэсирләр калдырды. Килгән кунаклар да, чыгыш ясаучылар да чын бәйрәм рухын тоеп, күтәренке кәеф һәм онытылмас мизгелләр белән таралышты. Мондый очрашу шигърияткә гашыйк балалар өчен яңа илһам чыганагы булып, аларны киләчәктә дә иҗат белән дус булырга, сәнгатькә омтылырга рухландырды.
.jpg)
Фото: район мәгариф идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев