Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз шагыйрәсе иҗаты

Зөләйха Закирова – Калмия авылында яшәп итүче районыбыз шагыйрәсе. Ул биш балага гомер биргән хөрмәтле ана да. Иҗаты тормышчан, гади. Зөләйха ханымның бүгенге шигырьләре дә тормышның үзеннән алынган. 

Бәхетем 
Бәхетем минем – биш балам,
Сез биш алтын бөртегем.
Берүк исән-сау йөрегез,
Юк бит башка беркемем.

Бәхетем минем – биш балам,
Мин бит сездән көч алам.
Һәммәгезнең күңеленә
Йөрәк җылымны салам.

Бәхетем минем – биш балам,
Мин бит сез диеп янам.
Тормыш җиле каршы иссә,
Давылга каршы барам.

Бәхетем минем – биш балам, 
Раббебезнең язмышы.
Бәхет-тәүфыйклы булыгыз,
Очрамасын ялгышы.

Бәхетем минем – биш балам,
Үстегез, таралдыгыз.
Һичкайчан да онытмагыз –
Җанымнан яралдыгыз.


Гармун
Бабалардан сабыйларга күчеп,
Гасырлардан килә татар моңы.
Ин зур байлык булып өй түрендә
Торган аның тальян гармуны.

Шатлык-кайгы килсә, гармун тоткан,
Гармунына кушылып ут йоткан.
Гармун сердәш, гармун юлдаш булган,
Моңлылардан матур көй откан.

Сандугачлы гүзәл язгы кичтә
Тугайларга җыйган яшьләрне.
Авыл белде микән ул чакларда
Тальян гармуннарсыз яшәүне.

Моң бар чакта җанда, җыр бар чакта,
Татар барда җирдә, авыл барда,
Үзәкләрне өзсен тальян гармун,
Әйдәп торсын безне һаман алга.

Аталардан балаларга күчеп,
Янгырасын әле татар моңы.
Элеккечә өйнең иң түрендә
Торсын балкып тальян гармуны.


Мин рәссам булсам
Әгәр рәссам булсам, ак киндергә
Ясар идем әбием сурәтен:
Вак чәчәкле ак күлмәген киеп,
Укып утыра Корьән сүрәсен.

Ясар идем җәйге ишегалдын,
Хәтфә кебек яшел чирәмне.
Шул чирәмдә уйный бер кыз бала,
Җанландырып якын-тирәне.

Ясар идем бакча артындагы
Бик карт, юан моңсу тирәкне.
Шул тирәккә сөйләп юана идек
Сагыш баскан чакта йөрәкне.

Ясар идем ап-ак киндеремә
Гөчәчәкле яшел болынны.
Әнисенә иркәләнеп кенә
Имеп торган нәни колынны.

Ясар идем Ыкта ташу вакытын
Боз өстенә учак ягуны.
Яше-карты җыелып, шау-гөр килеп,
Шул бозларны озатып калуны.

Ясар идем яшь бер хатын-кызның
Бәби көткән көмәнле чагын.
Ике куллап эчен кочаклаган
Тотып торган кебек җир шарын.

Һәр карашта мин этюдлар күрәм,
Ымсыныплар күңел уяна.
Ә пумалам мине һич тыңламый,
Буяуларым ялгыш буяла.

Рәссам булу коры хыял гына,
Бирмәгән бит Раббем сәләтне.
Пумалалар белән ясый алмыйм,
Сүзләр белән ясыйм сурәтне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев