Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районга быел Үзбәкстаннан күченеп кайтучылар күп

Агымдагы елның тугыз ае эчендә районга якын чит илләрдән 676 кеше күченеп килгән. Узган елга караганда, бу бераз кимрәк - былтыр бу чорда әлеге күрсәткеч 843 булган. Ерак чит илләрдән килүчеләр 15 кеше. Узган ел андыйлар 9 гына булган. Әлеге саннарны хакимияттә үткән киңәшмәдә район буенча Эчке эшләр бүлегенең миграция...

Якын чит илләрдән иң күп күченүчеләр Үзбәкстаннан. Андыйлар 352 кеше теркәлгән. Икенче урында - Таҗикстан. Аннан 179 гражданин күченеп кайткан. Кыргызстаннан - 45, Украинадан - 34, Азербайҗан һәм Казахстаннан - 25әр, Әрмәнстаннан 14 кеше, гражданлыгы булмаган 1 кеше күченгән. Ерак чит илләрдән Төркия, Литва, Англия, Сингапур, Тувалу, Төрекмәннән килүчеләр бар.

Чит ил гражданнарының 16 проценты шәхси максатларда, 81 проценты хезмәт эшчәнлеге алып бару өчен килгән. Узган ел бу күрсәткечләр башкачарак булган: шәхси максатларда халыкның 33 проценты, эшләргә 66 проценты килгән булган.

Районда махсус рөхсәт белән (вид на жительство) 125 чит ил кешесе яши. Аларның күпчелеге Иштирәк, Мәләкәс авылларында, Круглое Поле поселогында. Вакытлыча рөхсәт белән яшәүчеләр - 92 кеше. Андыйлар шулай ук Круглое Поле поселогында, Теләнче Тамак, Суровка авылларында күп.

Быел 5 кеше РФ гражданлыгы алуга иреште. Чит ил гражданнары райондагы криминоген хәлнең тотрыклылыгына зыян китермәде, дип белдерде миграция пункты башлыгы.

Чит ил гражданнарының Россия Федерациясенә керү һәм анда яшәү кагыйдәләре буенча административ хокук бозулар 21 процентка кимегән. Шуның белән бәйле рәвештә штраф салулар да азайган. Шулай итеп, бу төр хокук бозу өчен барысы 120 мең сум штраф түләтелгән. Ялган документлар белән килүчеләр теркәлмәгән.

Гомумән алганда, быел Тукай районында теркәлүчеләр саны, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 16 процентка арткан. Былтыр бу күрсәткеч 2077 булса, быел 2396га җиткән. Ә пропискадан төшүчеләр, киресенчә, 29 процентка кимегән (1579 һәм 1064).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев