Яңалыклар

Райондашыбызга Президентның Котлау хаты тапшырылды

Газетабызда хәбәр ителгәнчә, Күзкәй авылында туып үскән, гомере буе шунда балалар укыткан РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, 16 китап авторы Галимҗан Шакир улы Вәлиев шушы көннәрдә үзенең 95 яшен билгеләп үтте. Галимҗан ага хәзер Түбән Кама шәһәрендә яши. Аксакал остазыбыз зур сөенечен җиткерде, аңа күркәм юбилее уңаеннан...

Газетабызда хәбәр ителгәнчә, Күзкәй авылында туып үскән, гомере буе шунда балалар укыткан РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, 16 китап авторы Галимҗан Шакир улы Вәлиев шушы көннәрдә үзенең 95 яшен билгеләп үтте.

Галимҗан ага хәзер Түбән Кама шәһәрендә яши. Аксакал остазыбыз зур сөенечен җиткерде, аңа күркәм юбилее уңаеннан истәлекле бүләкләр һәм Россия Президенты Владимир Путин имзалаган Котлау телеграммасын тапшырганнар. Анда мондый юллар бар: «Галимҗан Шакирович! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сез беркайчан да кыенлыклардан курыкмадыгыз, бәхетле киләчәккә ышандыгыз һәм аны якынайту өчен барысын да эшләдегез. Сезгә ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы, бәхетле картлык телибез».


Нет комментариев