Райондашларыбыз ГТО нормаларын тапшырдылар
24-26 март көннәрендә Чаллы шәһәрендә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын гамәлгә кертүгә багышланган республика фестивале булып узды. Әлеге фестивальдә республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 600дән артык укучы катнашты.
Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) фестивале яшь буында спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп укучыларының физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшүсмерләрне ачыклау максатыннан оештырылды.
Республика фестивалендә хөрмәтле кунаклар - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова һәм атказанган спорт мастеры, Россиянең су полосы (водное поло) буенча Олимпия уеннары призеры Ирек Зиннуров катнашты.
Районның данын яклап, фестивальдә тугыз укучы чыгыш ясады. Алар арасында физик әзерлекләре белән аерылып торган укучылар Алия Вахитова (Биклән), Александр Нужин (Кнәз), Илвина Шәйдуллина (Яңа поселогы), Риназ Хәйрулллин (Мусабай-Завод), Юлия Слесарева (Бәтке), Евгений Якунин (Круглое Поле), Илмира Солтангәрәева (Яңа поселогы), Егор Безпальчук (Яңа поселогы), Юлия Самойлова (Кнәз) бар иде.
Фестиваль кысаларында спортчылар өч көн дәвамында ГТО комплексына кергән тестлар (сынаулар): 2, 3 км йөгерү, пневматик коралдан ату, урыннан ераклыкка сикерү, йөзү нормаларын үтәделәр.
Әлбәттә, безнең спортчыларның җиңүгә омтылышлары бик көчле булды, алар билгеләнгән норманы үтәү өчен җан-фәрманга тырыштылар. Җиңә алмасалар да, республиканың иң көчле спорчылары арасында яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтә алдылар.
Алга таба, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура-спорт комплексын керткәннән соң, укучыларның сәламәтлеге яхшырыр, ә физик культура дәресенең һәм сыйныфтан тыш чараларның нәтиҗәлелеге, сыйфаты яхшырыр, дип ышанасы килә.
P. S. Фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев