Райондашларның гомере ни сәбәпле өзелә
Кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны елдан-ел күбәя бара, дип белдерде үзәк больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов район Советы утырышында. Мәсәлән, быел гомере өзелгән 382 кешенең 209ының үлеменә шундый чирләр сәбәп булган. Инфаркт һәм инсульттан үлүчеләр 42 процентка һәм 10,4 процентка кимегән. Яман шешләрдән үлүчеләр саны шактый зур кала бирә...
Кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны елдан-ел күбәя бара, дип белдерде үзәк больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов район Советы утырышында. Мәсәлән, быел гомере өзелгән 382 кешенең 209ының үлеменә шундый чирләр сәбәп булган. Инфаркт һәм инсульттан үлүчеләр 42 процентка һәм 10,4 процентка кимегән. Яман шешләрдән үлүчеләр саны шактый зур кала бирә - быел шундый диагноз куелган 49 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Өченче сәбәп - травмалар. Алар бөтен үлемнәрнең 5,5 процентын алып тора. Тән җәрәхәтләреннән барысы 17 кешенең гомере өзелгән, алардан 2се юл-транспорт һәлакәтендә үлгән, 5есе суицид, 2се - агулану нәтиҗәсендә гомере белән хушлашкан. Барлык үлемнәрнең 16 проценты, ягъни 58 кеше, хезмәт яшендәгеләргә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев