Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда зиратларны тәртипкә китерү буенча программа эшли башлый

Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев районда зиратларны тәртипкә китерү буенча программа булдырылачак дип хәбәр итте.

Бер караганда, алар хәзер дә ташландык хәлдә түгел. Әмма әлеге чара тәрбияви әһәмияткә ия. Бу бер дә кыен мәсьәлә кебек түгел, әмма читтән караганда гына шулай тоела. Зиратларны киңәйтү өчен җир бүлү, анда бару юллары булдыру, урманга әйләнгән агачларны кисү шактый чыгымнар сорый. Моңа авыл халкы бердәм алынырга тиеш. Программаның максаты - зиратларны бер тапкыр җыештырып кую гына түгел, аларны һәрвакыт тәртиптә тоту, авыл халкын һәм читтән кайтып йөрүчеләрне дә шуңа күнектерү. Бүгенгә хәл мактанырлык дип әйтеп булмый, зират капкасының тышкы ягына чыгарып өелгән чүп өемнәре - гадәти күренеш. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев район активын, дин әһелләрен, ветераннар советы рәисләрен шушы юнәлештә эшләргә чакырды. Әлегә район җитәкчесе Васил Гариф улының чакыруы буенча башланган мондый район күләм социаль юнәлешле программалар уңышлы үтәлеп килә. Шул рәвешле авыл мәктәпләренең барысында да бина эчендәге җылы санитар бүлмәләр булдырылды. Быел бу эш Калмия, Иштирәк, Сәмәкәй, Иске Абдул, Шилнәбаш, Яңа Бүләк мәктәпләрендә башкарылды. Әлеге максатка 1,7 миллион сум федераль бюджет акчалары тотылган. Балалар бакчаларындагы 710 тәрәзәнең 413е пластик тәрәзәләргә алмаштырылды. 7 бакчадагы бу эшләрне башкару өчен эшмәкәрләр һәм төрле оешмалар тарафыннан 3,9 миллион сум акча бүленгән. Бу программа да райондашларда, шәһәрдә һәм читтә яшәүче якташларда хуплау табар дип ышанасы килә.
Безнең "Якты юл" газетасы да зиратларыбызның торышы мәсьәләсенә аерым игътибар биреп килде. Коллективыбыз район мөхтәсибәте белән берлектә инде берничә ел рәттән зират өмәләренә чакыру белән чыга. Әлеге җәһәттән район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәтнең зиратларны тәртипкә китерү буенча яңа программага карата фикерен белештек. Мондый вакытта еш кына зираттагы агачларны кисәргә, анда трактор, техника белән керергә ярыймы дигән сорауларны бирәләр.
Район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас:
- Әлеге чара бик кирәкле, мин аны хуплыйм. Зираттагы иске, зур агачларны кисәргә дә, техника белән кереп чистартырга да ярый. Соңгы мәет җирләнеп 40 ел узгач, кәберлекләрне сөреп иген чәчәргә була, әмма төзелеш алып барырга ярамый. Бүген төп мәсьәлә - олысын-кечесен якыннарыбыз, әби-бабаларыбыз җирләнгән мәңгелек йортларыбызны тәртиптә, чисталыкта, пөхтәлектә тотарга өйрәтү.
Александр атакай, Новотроицкое чиркәве:
- Бу игелекле гамәлне тулысынча хуплыйм. Үлгәннәрнең каберен тәртиптә тоту - һәр христиан кешесенең изге бурычы. Шушы максатка агачларны кисәргә туры килә икән, бу гаеп эш түгел. Иң мөһиме - зиратларны мәсхәрәләүгә юл куймау.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X