Район Советының жиденче утырышы үтте
30 май көнне Тукай муниципаль район Советының җиденче утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, мәгариф системасы хезмәткәрләре, районның яшьләр парламенты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 44 депутатның 37е килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды....
30 май көнне Тукай муниципаль район Советының җиденче утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, мәгариф системасы хезмәткәрләре, районның яшьләр парламенты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 44 депутатның 37е килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды.
Иң беренчеләрдән булып, район Советына депутат итеп сайланылганнарга махсус таныклык һәм район Советы депутларының күкрәк тамгалары бирелде. Круглое Поле авыл җирлегеннән «Голубой вагон» балалар бакчасы мөдире Венера Сафинага, Шилнәбаш авыл җирлегеннән мәктәп директоры Финсилә Шәрифуллинага, Иштирәк авыл җирлегеннән авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллинага тантаналы рәвештә таныклыклар тапшырылды.
Утырыш башланыр алдыннан утырыш сәркатибе һәм редакцион комиссия сайланып алынды. Утырышның сәркатибе итеп, Теләнче Тамак авыл җирлегеннән депутат Лилия Исхакова билгеләнде. Редакцион комиссия составына Сәмәкәй авыл җирлегеннән депутат Зиннур Сәгыйтов, Мусабай-Завод авыл җирлегеннән депутат Фәридә Әгъләҗева, Бәтке авыл җирлегеннән депутат Максим Ионычев керде.
Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - Тукай муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш чаралары турында район башлыгы урынбасары, Иштирәк авыл җирлегеннән депутат Рөстәм Закиров чыгыш ясады.
Икенче сорау буенча - Тукай муниципаль районы территориясендә коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыру турында коррупциягә каршы сораулар буенча район башлыгы ярдәмчесе Робис Гатиятуллин чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән Новотроицкое авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе әгъзасы Рима Волкова чыкты.
Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә - Татарстан Республикасы «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм алардан файдалану тәртибе турындагы Положениене раслау хакында Борды авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе рәисе Роза Әбделмәнова чыгыш ясады.
Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турында»гы карарына (№9/9, 27.12.2011 ел) үзгәрешләр кертү турында Калмаш авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе әгъзасы Равия Габдуллинаның чыгышы тыңланылды.
Көн тәртибендәге бишенче мәсьәлә - Тукай муниципаль районы Советы составындагы даими комиссияләрдә үзгәрешләр булу хакында район башлыгы Васил Хаҗиев таныштырды.
Утырышта күтәрелгән соңгы сорау - Тукай муниципаль районы территориясендә кече һәм урта эшмәкәрлек эшен алып барганнарга ярдәм күрсәтү турында иде. Бу мәсьәлә Мәләкәс авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе әгъзасы Валентин Артемьев докладында күтәрелде.
Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының жиденче утырышы үз эшен төгәлләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев