Район Советының XX утырышы үтте
11 декабрьдә Тукай муниципаль район Советының егерменче утырышы үтте. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, мәгариф, авыл хуҗалыгы, район башкарма комитеты, палата рәисләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 45 депутатның 41е килде. Утырышны муниципаль район башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров алып барды.
Сессия башында Комсомолец авыл җирлегеннән депутат Ольга Сурова утырышның сәркатибе итеп билгеләнде. Редакцион комиссия составына Түбән Суыксу авыл җирлегеннән депутат Флер Ихсанов, Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат Венера Сафина, Сәмәкәй авыл җирлегеннән депутат Зиннур Сәгыйтов керде.
Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - Тукай муниципаль районының 2017 елның гыйнвар-сентябрь айларына социаль-икътисади үсешенең нәтиҗәләре, елның көтелгән нәтиҗәләре һәм 2018-2020 елларга социаль-икътисади үсеш фаразлары турында хисап белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Роза Гыйззәтуллина чыгыш ясады. Өстәмә чыгыш өчен сүз Шилнәбаш авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия әгъзасы Ольга Гончаровага бирелде.
Тукай муниципаль районының 2018 елга һәм 2019-2020 елларга бюджеты турында район финанслар һәм бюджетлар палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева сөйләде. Кече Шилнә авыл җирлегеннән депутат Роман Ваганов штрафларның җирлек бюджетына керү-кермәвен ачыклады. Палата рәисеннән уңай җавап алынды. Өстәмә доклад белән Биклән авыл җирлегеннән депутат, бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссия рәисе Мансур Сәхбиев чыкты.
Өченче көн тәртибе - Тукай муниципаль районында медицина хезмәте күрсәтү турында Яңа Бүләк авыл җирлегеннән депутат, социаль сораулар, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча даими комиссия әгъзасы, Тукай район больницасының баш табибы Галим Сабирҗанов сөйләде.
Баш табибның чыгышыннан соң Роман Ваганов кабаттан сүз сорады. «Районның территориясе киң, халкы күп - нибары ике ашыгыч ярдәм күрсәтү экипажы эшли. Машина, мисал өчен, Теләнче Тамакта булса, Белоуска кайчан килеп җитә ул? Аннары, ни өчен экипаж составында бер йөртүче һәм бер фельдшер гына? Бу бик җитди мәсьәлә, шуңа күрә проблеманы депутатлар алдына чыгарырга, хәл итү юлын эзләргә кирәк дип саныйм», - диде Ваганов. Галим Сабирҗанов районның ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләре өлгермәгәндә экипажның шәһәрдән чакырылуын билгеләп үтте. Шулай да тәкъдим исәпкә алынды.
Көн тәртибенә куелган дүртенче мәсьәлә - «Тукай муниципаль районы территориясендә 2017-2020 елларга хокук бозуларны кисәтү буенча комплекслы программа»ның үтәлеше турында иде. Әлеге сорау буенча Борды авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Роза Әбделмәнова чыгыш ясады.
Тукай муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү турында юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясе секретаре Роберт Вильданов сөйләде. Өстәмә доклад өчен сүз Новотроицкое авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Рима Волковага бирелде алды.
Көн тәртибенә куелган алтынчы мәсьәлә - Тукай муниципаль районы Советының эш планы турында иде. Депутатлар бертавыштан аны кабул иттеләр.
Тукай муниципаль районы Советының 2018 елга даими комиссияләренең җыелма планы турында иде. Әлеге карар да депутатлар тарафыннан кабул ителде.
Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының егерменче утырышы үз эшен төгәлләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев