Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Район Советының бишенче утырышы үтте

28 мартта Тукай муниципаль район Советының бишенче утырышы үтте. Анда ТРның Министрлар Кабинетыннан район кураторы ярдәмчесе Рамил Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәмчесе Наил Лотфуллин, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, районның яшьләр парламенты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка...

28 мартта Тукай муниципаль район Советының бишенче утырышы үтте. Анда ТРның Министрлар Кабинетыннан район кураторы ярдәмчесе Рамил Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров ярдәмчесе Наил Лотфуллин, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, районның яшьләр парламенты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 45 депутатның 39ы килгән иде.Утырышны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды.

Утырыш башланыр алдыннан утырыш сәркатибе һәм редакцион комиссия сайланып алынды. Утырышның сәркатибе итеп, Новотроицкое авыл жирлегенньн депутат Рима Волкова билгеләнде. Редакцион комиссия составына Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат Эльмира Низамиева, Новотроицкое авыл җирлегеннән депутат Риф Миннекаев, Яңа Бүләк авыл җирлегеннән депутат Галим Сабирҗанов керде.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә - Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлегенең 2015 елда эшчәнлеге турында Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Азат Шәйдуллин чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Закиров чыкты.

Икенче сорау буенча - авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру, кадрлар сәясәтен үстерү, яшь белгечләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов чыгыш ясады. Өстәмә доклад белән Иске Абдул авыл җирлегеннән депутат, авыл хуҗалыгы, җир төзүчелек, экология һәм табигый ресурслар даими комиссиясе әгъзасы Марат Сафин чыкты.

Көн тәртибендәге өченче мәсьәлә - ТРның Тукай муниципаль районының муниципаль хезмәтләрне вакытлыча башкарырга дәгъва кылучы гражданнар тарафыннан керемнәре, милекләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында, шулай ук Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районында муниципаль вазифаларга сайланган затлар һәм Тукай муниципаль районының Совет депутатлары тарафыннан керемнәре, чыгымнары, милекләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында Мәләкәс авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе әгъзасы Валентин Артемьев чыгыш ясады. Доклад белән Тукай муниципаль район прокуроры урынбасары Ольга Малых, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Закиров чыктылар.

ТРның Тукай муниципаль районының муниципаль хезмәткәрләре, муниципаль вазифаларга сайланган затлар тарафыннан хезмәт вазифаларын башкарган вакытта, бәхәскә китерүче яки китерергә мөмкин булучы шәхси кызыксыну барлыкка килү турында хәбәр итү тәртибе буенча Сәмәкәй авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе әгъзасы Зиннур Сәгыйтовның чыгышы тыңланды.

Утырышта күтәрелгән соңгы сорау - 22. 12. 2005 елгы «Тукай муниципаль районының Совет депутаты статусы турындагы Положениене кабул итү» район Советының №4/11 карарына үзгәрешләр кертү турында иде. Бу мәсьәлә Иске Абдул авыл җирлегеннән депутат, закон, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм җәмәгать куркынычсызлыгы даими комиссиясе әгъзасы Резидә Сафина докладында күтәрелде.

Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының бишенче утырышы үз эшен төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев