Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Район Республика көнен билгеләп узды

Районның авыл җирлекләрендә Республика көненә багышлап 50гә якын чара узды. «Республика йөрәкләрдә» дип аталган районкүләм бәйрәм Яңа поселогының Мәхәббәт паркында булды.

Биредә төрле авыл җирлекләре үзешчәннәре, татар эстрадасының популяр җырчылары Айгөл Сираева, Руслан Кираметдинов, Фәрит Низамиев, Илгәрәй, Илмира Нәгыймова чыгыш ясадылар. Яшүсмерләр һәм балалар өчен интерактив парк территориясендә мастер-класслар, китап күргәзмәләре, аквагрим, башваткыч конкурслары, шулай ук спорт ярышлары оештырылды, кайнатма-шоу үткәрелде, сабыйлар ярышы, кәләшләр парады булды. Бәйрәм тагын нинди үзенчәлекле чараларга бай булды – бу турыда тулырак газетаның җомга санында укырсыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев